Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түләнмәгән штрафлар өчен мең сумнан башлап башкару җыемы алына

Шактыйдан бирле җыелып, түләнелмичә килгән штраф, салымнар һәм башкалар өчен көннәрдән-беркөнне суд алдына килеп басарга туры киләчәген күпләр белсә дә, "Әйдә, түләнелер әле", - дигән сылтау белән тиешле срокларның узып киткәнен сизми дә калалар. Мондыйларга быел "итәк-чабуларын" җыеп йөртергә туры киләчәк. Чөнки моңа кадәр суд приставлары кулына төшкән әҗәтләреңә өстәп,...

Шактыйдан бирле җыелып, түләнелмичә килгән штраф, салымнар һәм башкалар өчен көннәрдән-беркөнне суд алдына килеп басарга туры киләчәген күпләр белсә дә, "Әйдә, түләнелер әле", - дигән сылтау белән тиешле срокларның узып киткәнен сизми дә калалар. Мондыйларга быел "итәк-чабуларын" җыеп йөртергә туры киләчәк. Чөнки моңа кадәр суд приставлары кулына төшкән әҗәтләреңә өстәп, 500 сум күләмендә җыелма башкару җыелмасы һәм банк комиссиясен түләттерәләр иде. 10 гыйнвардан законга яңа үзгәрешләр керде. Әйтик, моңа кадәр 100 сум штрафың өчен 500 сумнан артык акча (башкару җыелмасы) түләгән булсаң, хәзер шәхси эшмәкәрләр һәм физик затлардан 1 мең сумнан башлап башкару җыемы алыначак. Моңа әле банк комиссиясе дә өстәлә.

Ә оешма, учреждениеләр өчен җыелма 5-10 мең сумнан башлана. Ә инде мөлкәткә бәйле булмаган дәгъва эшләренә карата (әйтик, киртәне, гаражны күчереп кую турында суд карар чыгарган, ә бу үтәлмәгән ) сумманың күләме тагын да зуррак. Законда физик затлар өчен 5 мең сум, оешмалар өчен 50 мең сум башкару җыемы алу каралган.

фото: http://www.r02.fssprus.ru/news/document21963010/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев