Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда һава температурасы 13 градуска кадәр җылыта

Синоптиклар фаразлавынча, 23 апрельдә аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә аерым районнарда җепшек кар көтелә.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 23 апрельдә аязучан болтылы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә аерым районнарда җепшек кар, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә жил көтелә.

Татарстанда тнлә һаваның минималь температурасы -3..+2 градус, көндез максималь температура +8..+13 градус булачак.

Казанда төнлә шулай ук аязучан болтылы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә жил, һаваның минималь температурасы -1..+1 градус булачак.

Башкалада көндез аязучан болтылы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә жил, һаваның максималь температурасы +9..+11 градус, дип хәбәр итә синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk