Сөйгәненең автомобиленә ут төрткән
Хәбәрләр

Сөйгәненең автомобиленә ут төрткән

Казанлы үзенең 24 яшьлек йөргән кызының машинасына ут төрткән. Ул шулай итеп аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс» машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта. Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы үзенекен 582 сум дип бәяли. Чаллы...

Казанлы үзенең 24 яшьлек йөргән кызының машинасына ут төрткән. Ул шулай итеп аралары өзелгәнгә үч алмакчы булган. Ир-ат подъезд каршында торучы «Рено-Флюенс» машинасының салонына янучан матдә салынган чиләк ыргыта.

Янгын янәшәдәге автомобильгә дә күчә. Чаллыда яшәүче хатын-кыз зыянны 385 544, ә янәшәдәге машина хуҗасы үзенекен 582 сум дип бәяли.

Чаллы суды казанлыга 1,5 елга төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарган, дип яза "Әлмәт таңнары".

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев