Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәрдекбаш җирлегендә юлларны төзекләндерүгә 720 мең сум акча тотылган

Сәрдекбаш авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына күп эшләр башкарылган. "Халыктан барлыгы 283 мең 200 сум акча җыеп алынган иде. Хөкүмәттән дүртләтә артып кайтканнан соң, әлеге сумма 1 миллион 416 мең сум булды. Бу акчаларга узган елдан калган 299 мең сум да кушылды, - ди җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев. -...

Сәрдекбаш авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына күп эшләр башкарылган.

"Халыктан барлыгы 283 мең 200 сум акча җыеп алынган иде. Хөкүмәттән дүртләтә артып кайтканнан соң, әлеге сумма 1 миллион 416 мең сум булды. Бу акчаларга узган елдан калган 299 мең сум да кушылды, - ди җирлек башлыгы Илгиз Нәбиев. - Сәрдекбашта - 228, Каенлыкта - 114, Бакчасарайда - 234, Тырышта 246 метр юлга вак таш җәелде. Юлларны төзекләндерүгә 720 мең сум акча тотылды. Уразай авылын "Чиста су" программасына кертү өчен проект төзү 664 мең сумга төште. Шулай ук 60 мең сумга ике су насосы алынды, 115 мең сумга Каенлык, Сәрдекбаш, Яңа Сәрдектәге су башнялары койма белән әйләндереп алынды, Югары Китәктә 21 мең сумга чишмә төзекләндерелде. 135 мең сум акчаны янгын гидрантлары кую өчен файдаланырга исәплибез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев