Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Салават күпере” балалар бакчасында “Татар кызы – 2018” бәйгесе үтте

Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә. Ә инде үзебезнең милләт вәкилләре татар телен туган телләре дип белсеннәр өчен, яшьтән милли тәрбия, милли горурлык хисе уяту кирәк.

Менә шундый максат белән "Салават күпере" балалар бакчасында беренче тапкыр "Татар кызы - 2018" бәйгесе үтте.

Конкурста Кукмараның "Салават күпере" балалар бакчасыннан Әминә Галиева, Арпаяз авылыннан Зөһрә Мингазова, Әсән- Елгадан Раяна Гарипова, Кенәбаштан Гөлинә Фатихова, Поч- Кучуктан Софья Кунакбаева, Березняк авылыннан Алия Халиуллиналар катнашты. Конкурс кысаларында кызларга үзләрен иҗади яктан күрсәтергә, милли киемнәрне орнаментлар белән бизәргә һәм зирәклекләрен күрсәтергә кирәк иде. Катнашучылар, шулай ук өйләрендә әниләре белән пешереп алып килгән милли ризыкларын шигырьләр белән якладылар. Һәр конкурс арасындагы музыкаль тәнәфес үткәреп, балалар җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгәдә иң авыры жюри әгъзаларына туры килде. Чөнки барлык кызлар лаеклы чыгыш ясадылар, туган телне, үз халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белүләре, зирәклекләре белән әсир иттеләр.

"Татар кызы-2018" титулын исә "Салават күпере" балалар бакчасыннан Әминә Галиева яулады. Аңа "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина кулдан эшләнгән ак калфак бүләк итте.

Ә калган катнашучылар төрле номинацияләрдә матур исемнәргә лаек булдылар. Барлык конкурсантларга бүләкләрне жюри әгъзасы- Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Гөлнара Гареева һәм туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре Эльвира Хасановалар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев