Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә йөри

Әлеге чирнең Мәскәү, Рязань һәм Пенза өлкәләрендә 2016 елда килеп чыгуы ачыкланды. Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар һәм Татарстанда профилактик икеайлык игълан ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кукмара районында Вахитов исемендәге хуҗалыкта - 2154 баш, "Тойма" ширкәтендә - 800 баш, "Урал" да - 1742 баш, "Рассвет"та 1178 баш терлек...

Әлеге чирнең Мәскәү, Рязань һәм Пенза өлкәләрендә 2016 елда килеп чыгуы ачыкланды. Республика буенча моны җитди күзәтү астына алдылар һәм Татарстанда профилактик икеайлык игълан ителде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Кукмара районында Вахитов исемендәге хуҗалыкта - 2154 баш, "Тойма" ширкәтендә - 800 баш, "Урал" да - 1742 баш, "Рассвет"та 1178 баш терлек тикшерелде. Дуңгызчылык фермалары ябык типта эшлиләр, барлык ветеринария-санитария таләпләренә туры килмәгән очраклары күзәтелә. Транспорт керү юлында дезбарьерларның эшләнмәве, терлекчеләрнең өс киемнәрен эш киемнәренә алыштыру тәртибен бозу очраклары ачыкланды. Әлегәчә бу авыруны дәвалау ысуллары эшләнмәгән. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы хуҗалыкларны һәм шәхси хуҗалык ияләренә профилактика чараларын төгәл үтәргә, саграк булырга тәкъдим итәбез. Бу чир авырый торган дуңгызлардан тарала. Шулай ук авыру хайван торган биналар, зарарланган азык, су, авырып суелган дуңгыз продуктлары, ашханә һәм башка авыл хуҗалыгы тармагы калдыклары да авыру чыганагы булып санала.

Рәшит ХӘЙРУЛЛИН,"Россельхознадзор"ның дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев