Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмарада филология фәннәре докторы Фоат Галимуллинның юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды

Хезмәттәшләре һәм каләмдәшләре дә юбиляр турында җылы истәлекләре белән уртаклашты.

3нче урта мәктәптә якташыбыз, филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, күпсанлы хезмәтләр, дәреслекләр авторы Фоат Галимуллинның 85 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. «Сиңа кайттым, газиз туган җирем» дип исемләнгән чара туган якка мәхәббәт, милли рух һәм әдәбиятка хөрмәт хисләре белән сугарылган җылы мохиттә үтте.

Бәйрәмдә район башлыгы Сергей Димитриев, Фоат Галимуллинның якыннары, хезмәттәшләре, дуслары, каләмдәшләре, район мәктәпләреннән укытучылар, укучылар, китапханә хезмәткәрләре, якташыбыз иҗатын хөрмәт итүчеләр катнашты.

«Фоат абый, сезнең Кукмарадан булуыгыз — безнең өчен зур горурлык. Күп кенә чараларда күрешеп, сөйләшеп торабыз. Сез бар гомерегезне фәнгә багышлагансыз, туган телне саклау һәм үстерү өчен армый-талмый хезмәт куясыз. Барысы өчен рәхмәт. Бай иҗатыгыз һәм фәнни мирасыгыз киләчәк буыннар өчен дә кыйммәтле рухи хәзинә булып калачак», — диде Сергей Димитриевич һәм якташыбызга «Кукмара муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медален тапшырды.

Кичә барышында Фоат Галимуллинның тормыш юлы, фәнни һәм иҗади эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләнде, шигырьләр яңгырады, җыр-бию номерлары тәкъдим ителде, котлаулар әйтелде. Сәхнәдән яңгыраган һәр чыгышта әдәбият галименең туган җиргә тугрылык, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, яшь буынны тәрбияләүдәге хезмәте аерым ассызыкланды.

Хезмәттәшләре һәм каләмдәшләре дә юбиляр турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Алар аның тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, киң күңелле, ярдәмчел һәм шул ук вакытта гади булуын билгеләп үттеләр. 

Бәйрәм чарасы туган як белән горурлану, милләтебезнең күренекле шәхесләрен хөрмәтләү хисләрен тагын да ныгытып җибәрде.

Фоат Галимуллин:

«Туган ягыма һәрчак сагынып, якташларны күрәсе килеп кайтам. Кукмара кешеләре минем өчен үз туганнарым шикелле якын һәм кадерле. Казанда авылдашым гына түгел, райондашларны күрсәм дә, рәхәт булып китә. Монда кайткач, хис-кичерешләрем яңара. Якташларның җылы кочакларына килеп кергәч, матур мөнәсәбәтләрен күргәч, күңелгә тынычлык иңә. Фәнис Яруллин үзенең шигырендә: «Шатлыкларны ишеттерер өчен, бер сафланып килер өчен, яшәр өчен бетмәс көч алырга туган ягы кирәк кешегә», — дигән. Бу сүзләр белән тулысынча килешәм. Туган туфрак — ул кешенең тамыры, яшәү көче, илһам чыганагы. Мине хөрмәтләгәннәре өчен һәркемгә зур рәхмәт».

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев