Иҗатка илтүче юл: Кукмара районында яшәүче Марианна Абрамованың мәдәният өлкәсенә килү тарихы
«Башкарылган эшнең нәтиҗәсе тагын да тырышыбрак эшләргә, кешеләргә шатлык һәм яктылык бүләк итәргә көч бирә», — Иске Юмья мәдәният йорты мөдире. Иҗатка илтүче юл: Кукмара районыннан Марианна Абрамованың мәдәният өлкәсенә килү тарихы
Авылның мәдәни тормышы — аның рухи көзгесе. Мәдәният йорты исә шул тормышның үзәге булып тора: кешеләрне берләштерә, иҗатка рухландыра, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта. Иске Юмья авылында да бу юнәлештә эш актив һәм нәтиҗәле алып барыла.
Марианна Абрамова Иске Юмья мәдәният йорты мөдире булып эшли. Әлеге вазыйфаны ул 2019 елдан бирле башкара.
«Мәдәният хезмәткәре булу минем хыялым иде дип әйтә алмыйм, әмма бу өлкәдә эшләячәгем балачактан ук билгеле булды. Без дус кызлар белән һәр җәй саен концертлар куя идек. Хәтеремдә: беренче чыгышыбызны авыл уртасындагы иске генә бер будканы буяп, плакатлар белән бизәп оештырдык. Гомумән, үземне белә башлаганнан бирле тормышым иҗат, кул эшләре белән бәйле булды: башта курчакларга күлмәкләр тектем, мәктәптә кул эшләре түгәрәгенә йөрдем, бәйләргә өйрәндем. Бәлки нәкъ менә шул кызыксынулар мине мәдәният өлкәсенә алып килгәндер дә», — дип искә ала Марианна.

Белеме буенча ул медицина-биология практикасы инженеры, химиятехнология институтын тәмамлаган. Әмма районда әлеге белгечлек буенча эш табу мөмкинлеге булмавын аңлап, бишенче курста ук тәрбияче һөнәрен дә үзләштерә. Декрет ялына кадәр Түбән Комарда кече тәрбияче булып эшли.
«Декрет ялы тормышыма үзгәрешләр кертте: мине мәдәният йортына эшкә чакырдылар. Башта, әлбәттә, икеләндем, булдыра алырмынмы дип уйладым — бу һөнәр активлык, аралашучанлык таләп итә бит. Әмма әнием белән кайнанамның ышанычы миңа көч бирде. Сәнгать җитәкчесе дә сәхнәгә тартты, җырларгабиергә этәрде. Менә шул вакыттан бирле инде җиде ел әлеге өлкәдә эшлим», — диде ул.
Иске Юмья авыл мәдәният йортының эшчәнлеге кызыклы да, бай эчтәлекле дә. Биредә «Радуга» вокаль ансамбле эшләп килә, аның җитәкчесе — Маргарита Чернова. Ансамбль район чараларының даими катнашучысы, шулай ук төбәкара һәм республика конкурсфестивальләрендә дә актив чыгыш ясыйлар. Мәдәният йортында барлыгы 13 төрле берләшмә эшли, алар арасында кул эшләре түгәрәкләре аеруча әһәмиятле урын алып тора.
«Заманча технологияләр тормышыбызга тирәнрәк үтеп кергән саен, кешеләрне мәдәни чараларга җәлеп итү авырлаша. Әмма без эшнең яңа алымнарын табабыз. Мәсәлән, җәй көне гитара моңы астында кичәләр үткәрәбез — алар төрле буын кешеләренә дә ошый. Төрле коллективларны чакырабыз, үзебез дә башка авылларга барып чыгыш ясыйбыз. Мастеркласслар, «Минута славы» кебек конкурслар, очрашулар оештырабыз. Бүгенге көндә патриотик тәрбия аеруча мөһим: блиндаж шәмнәре ясыйбыз, маскировка челтәрләре үрәбез, гуманитар ярдәм җыябыз, өй токмачы кисәбез, үлән чәйләре әзерлибез. Концертларыбызга махсус хәрби операция ветераны Станислав Ивановны да чакырабыз. Ул үзенең төркеме белән тамашачыларга онытылмас чыгышлар бүләк итә», — дип сөйли мәдәният йорты мөдире.

Иске Юмья авылындагы мәһабәт мәдәният йорты 2020 елда төзелгән. Биредә эшләү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.
«Бик яхшы шартларда хезмәт куябыз. Бинага кергәч үк үзеңне өйдәгечә хис итәсең, чөнки монда җылы, рәхәт мохит. Мин коллективны бик яратам! Без — бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшләүче чын команда. Бергәләп иҗат итәбез, заман белән бергә атлыйбыз, чараларны әзерлибез һәм үткәрәбез. Илһамны да нәкъ менә шул бердәмлектән алабыз. Башка иҗади коллективлар да безне рухландыра. Ә башкарылган эшнең нәтиҗәсе тагын да тырышыбрак эшләргә, кешеләргә шатлык һәм яктылык бүләк итәргә көч бирә», — ди Марианна.
Клуб хезмәткәре һөнәренең һәркемне җәлеп итәрлек яклары — дәрт, тынгысыз энергия. Алар кешене матурлыкка якынайтырга, сәнгать аша шатлыкны тоярга, күңел белән кичерергә һәм чаралардан эстетик ләззәт алырга өйрәтә.
«Әлбәттә, көн саен игътибар үзәгендә булу, төрле яшьтәге, төрле карашлы кешеләр белән аралашу, алар белән уртак тел табу җиңел түгел, — ди Марианна. — Әмма шул ук вакытта үзеңнең даими үсештә булуыңны аңлау бик рәхәт: син алга барасың, яңалыкка омтыласың, төрле яклап камилләшәсең».

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»; Марианна Абрамованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев