Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Туган көн, юбилей белән татарча котлаулар

Туган көнгә, йөрәк түреннән чыккан иң матур татарча котлау текстлары.

Яраткан әниебез, әбиебез гомер бәйрәме — 60 яшьлек юбилее. 

Кадерлебез! Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Саулыкта, кайгы-хәсрәт күрми, без — балаларыңның бәхетенә куанып, оныкларыңны сөендереп, һәммәбезгә олы киңәшче булып, һәр мизгелдән ямь-тәм табып, безнең күңел җылыбызны тоеп яшәсәң иде.

Котлы булсын, әни, туган көнең,
Юлларыңа гөлләр сибелсен.
Киләчәкнең алсу таңы сиңа
Мәңге сүнмәс шатлык китерсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, килен-киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

***

Кадерле әниебез гомер бәйрәме — туган көне.

Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, улларың, киленнәрең, оныкларың.

*** 

Кадерле абыебыз, сине олуг юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. 

Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез. Тормыш иптәшең белән бергә, пар канатлар булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын. Туган нигезеңне онытмыйча, һәрчак ярдәмләшеп яшәвең өчен мең рәхмәт сиңа.

Кешелекле бит син, абый, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән?!
Без бәхетле тик син булганга.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт!

Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән сеңлең.

***

Безнең иң кадерле кешебез, әниебез үзенең туган көнен билгеләп үтә.

Тормышыбызның яме, йортыбызның җылысы булган кадерлебез безнең. Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Син — әтиебезгә ныклы терәк, без — балаларың, якыннарың өчен төпле киңәшче, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булучы. Уңган-булган, тырыш, кешелекле, туганчылыклы кадерлебез безнең, сиңа ныклы сәламәтлек, шатлык-сөенечләргә бай, аяз, матур көннәр, мул тормыш, тигезлек телибез.

Син булганга күрә, әниебез,
Бу дөньяда бары нур гына. 
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен,
Озак яшә, исән бул гына. 

Ихластан: тормыш иптәшең, балаларың

***

Кадерле тормыш иптәшем, газиз әтиебез, юмарт һәм изге күңелле бабаебызга 65 яшь тулды. 

Кадерлебез! Син һәрвакыт безнең ышанычыбыз, таянычыбыз, тормышыбызның ныклы терәге булып торасың. 

Тормыш йөген сөйрәгәндә,
Талгандыр беләкләрең.
Кабул ит бәйрәм көнеңдә,
Изгесен теләкләрнең. 
Гомерең имәннекедәй озын,
Таза, сау бул, кадерлем.
Якыннарың арасында,
Артсын гына кадерең.
Аллаһым тигезлек белән
Яшәргә насыйп итсен.
Алдагы тормышта сине
Бәхетле картлык көтсен.

Сине яратып тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, туганнарың.

***

Кадерле әтиебез һәм дәү әтиебезнең олы юбилее — 60 яшь тулган көне. 

Әтиебез! Сине ихлас күңелебездән бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, әниебез белән тигезлектә, кайгы-хәсрәтсез, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, сөелеп яшәгез. 

Әти, без синең белән горурланабыз, яратабыз. Рәхмәт сиңа безне үстереп, дөрес тәрбия биргәнең өчен. 

Иң изге теләкләр белән әниебез, кызларың-кияүләрең, туганнарың, оныкларың.

***

Әниебез, әбиебезнең 80 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син — безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! 

Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Котлы булсын юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев