Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Тәмле рецепт: 8 Мартка чәчәк бәйләме

Ашларыгыз тәмле булсын!

Кирәкле кушылмалар:

  • Зур булмаган озынча помидор — 1 килограмм;
  • Пешкән йомырка — 4;
  • Сыр — 200 грамм;
  • Краб таякчыклары — 200 грамм;
  • Майонез — 200 грамм;
  • Сарымсак — 4 теш;
  • Яшел суган — 100 грамм;
  • Кыяр — 1;
  • Тоз, борыч — тәменчә.

Помидорларның бер башын рәсемдәгечә лалә чәчәгенә охшатып кисегез һәм эчен алыгыз (түкмәгез, соңыннан соус ясарсыз). Краб таякчыкларын вак итеп турагыз, сыр, йомырка һәм сарымсакны кыргычтан чыгарып, майонез кушып, яхшылап бутагыз.

Эчлекне помидорларга тутырыгыз. Тышларына буялса, чиста кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.

Хәзер инде тәмле лаләләрне тәлинкәгә матур итеп урнаштырыгыз. Рәсемдәгечә, яшел суганнан — сабаклар, кыяр телемнәреннән яфраклар ясагыз.

Тәмле булсын! 

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев