31 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Февраль мәшәкатьләре
Февраль - кышның соңгы ае. Халыкта юкка гына: "Бөтен кар-бураннар февральгә калганнар" дигән әйтем барлыкка килмәгән. Айның беренче яртысында һава торышы гыйнварныкыннан әллә ни аерылмаса да, икенче яртысында инде озайлы бураннар берсе артыннан икенчесе башланырга мөмкин, кыш бу чорда йомшара, көннәр сизелерлек җылыта, кар да эри башлый... Ләкин кыш әле...
-
Дөя ир-атны таптап үтергән
Фаҗига Тулада булган. Экопаркта дөяне ашатырга маташкан исерек ир үз әҗәлен шул хайванның тояклары астыннан таба.
-
Татарстанда 65 мең шәхси хуҗалык субсидия алачак
Әлеге максаттан гомуми күләмдә 360 млн сум акча каралган.
-
Быел Татарстанда сигез яңа бассейн һәм биш спорт залы кулланылышка тапшырылачак
Торак пунктлардагы аерым спорт объектлары төзелеше программасына 1 млрд 692 млн акча бүленгән.
-
Фото: Кукмара районы башлыгы Яңа Комар авылыннан Баймет Баязитовны 95 яшьлеге белән котлады
Яңа Комар авылында яшәүче Баймет Баязитов тиздән үзенең 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк.
-
Кукмара мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанине искә алдылар
Галимгә багышланган вәгазьләр сөйләнде, соңыннан вәгазь эчтәлегенә бәйле викторина үткәрелде
-
Армиягә китүче егетләр Мәскәү һәм Иваново шәһәренең хәрби частьләрендә хезмәт итәчәкләр
Эшлекле сәфәре барышында район башлыгы Сергей Димитриев Мәскәү шәһәрендәге элиталы 1 аерым 75384нче Семенов укчы полкы һәм Иваново шәһәрендәге һава-десант гаскәрләренең 62295нче хәрби часте белән безнең район арасында шефлык элемтәләре турында килешүгә кул куйды. Алдагы чакырылышларда район егетләренең кайберләре әлеге частьларга хезмәт итәргә җибәреләчәк.
-
Мәчкәрә коррекция мәктәбе укучыларына уку кирәк-яраклары тапшырылды
"Мәрхәмәтлеклек атнасы" кысаларында Зур Кукмара урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан уку кирәк-яраклары җыелган иде. Үткән атнада әлеге мәктәптән бер төркем делегация, Мәчкәрә коррекция мәктәбендә булып, аларга әлеге уку әсбапларын тапшырып кайтты.
-
“Салават күпере” балалар бакчасында “Татар кызы – 2018” бәйгесе үтте
Кешелекнең иң зур байлыгын милләтләр тәшкил итә. Һәр милләт үз теле, мәдәнияте белән яшәешне бизи, баета һәм үзе дә башка халыклар белән аралашып үсә, алга китә. Ә инде үзебезнең милләт вәкилләре татар телен туган телләре дип белсеннәр өчен, яшьтән милли тәрбия, милли горурлык хисе уяту кирәк.