30 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Яңа утыртылган агач үсентеләрен йолкырга кемнең кулы барды? (+Фото)
"Агач утырт" акциясе кысаларында поселокта нарат, туя, яфраклы агач үсентеләре утыртылу турында хәбәр иткән идек инде. Әлеге акциягә районның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре дә бердәм булып кушылды. Әмма агач утырту кебек изге эшкә үз өлешләрен кертүчеләрнең тырыш хезмәтләрен юкка чыгаручылар да бар Кукмарада. Әле яңарак кына ветеран хезмәттәшебез Фаил...
-
“Давай поженимся” тапшыруы әллә минем генә саруны кайнатамы
Беренче каналдан инде 2008 елдан бирле күрсәтелеп килүче "Давай поженимся" тапшыруы әллә минем генә саруны кайнатамы дисәм, аннан бизүчеләр таныш-белешләр арасында да җитәрлек булып чыкты. Юк, һәр кичне баш астына ике кат мендәр салып, экранга керердәй булып тапшыру геройларына мөкиббән киткән хатынга сару кайнамый минем, эштән соң һәркем үзе теләгәнчә...
-
Кукмарада яшәүче Гайшә апа Фатыйхова 12 яшьлек Айнурга әни дә, дәү әни дә
Өлкәннәр көне алдыннан Кукмараның Степан Разин урамында яшәүче Гайшә апа Фатыйхова турында язуыбыз юкка түгел. 12 яшьлек Айнурның әнисе дә, дәү әнисе дә ул. Хәер, бәйрәм уңаеннан гына түгел, гомумән, олы йөрәкле, туры сүзле, киң күңелле Гайшә апа турында үрнәк итеп һәрдаим сөйләргә мөмкин. Сеңлесе Фираяның оныгы булса да, Айнур...
-
Кукмарада Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
3 октябрьдә Кукмараның Ленин урамындагы "Добреев" кибете һәм "Татнефтепродукт" ягулык салу станциясе арасындагы мәйданда, Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә. Башлана сәгать 7.00дә.
-
Пошины бәрдергәннәр һәм качканнар
Пошины бәрдереп үтергән машина йөртүче һәлакәт урынын калдырып качкан. Әлеге күңелсез хәл Арча-Теләче юлының 10нчы чакрымында булган. Поши һәлакәт урынында ук үлгән. - Вакыйганың шаһитлары булса, элемтәгә керсеннәр иде, - дигән аучылык буенча Арча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. Интертат.ру
-
Коточкыч юл фаҗигасе: үлүчеләр дә бар
Юл-транспорт һәлакәте Әлмәт - Бөгелмә трассасында булган. 29 сентябрь кичендә - 19:30 сәгать тирәсендә трассада "Лада Гранта" автомобиле Nissan һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Әлегә һәлакәтнең төгәл сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт аркасында җиңел машинадагы ир белән хатынның вафат булуы, 1 яшьлек балаларының авыр хәлдә хастаханәгә озатылуы гына мәгълүм. Тикшерү эше дәвам...
-
Район мәдәният идарәсенең җыелма командасы Яр Чаллыда үткән республика телевизион фестиваленнән ике номинациядә җиңү белән кайтты
Район мәдәният идарәсенең җыелма командасы Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Безнең заман" эшләүче яшьләр иҗатының республика телевизион фестивалендә катнашып кайтты. Алар җыр, бию, үзенчәлекле номер номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Район Мәдәният йорты директоры урынбасары Виталий Андреев "Вокал" номинациясендә - икенче, Әсән-Елга мәдәният йорты хезмәткәре Лилия Вәлиуллина "Үзенчәлекле номер" номинациясендә өченче дәрәҗә лауреатлар...
-
Өлкәннәр көне уңаеннан Кукмарада спектакль һәм концерт була
1 октябрь, 15.00 сәгатьтә - Өлкәннәр көне уңаеннан Кукмара халык театры район Мәдәният йортында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Гөргери кияүләре" спектаклен тәкъдим итәчәк, ә 2 октябрьдә, 14.00 сәгатьтә - зур концерт була. Спектакльгә дә, концертка да керү бушлай. Рәхим итегез!
-
Кукмарага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары һәм бер төркем белгечләр килде (+Фото)
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм бер төркем белгечләр көндәлек савым республика күрсәткеченнән ким булган "Кукмара", "Тукай", "Дружба", "Әсәнбаш", "Лесной", "Исток Агро" агрофирмаларында һәм "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында булдылар. Алар сөт җитештерүдә кимчелекләр, малларны ашату һәм азыкның туклыклылыгы, торакларның көзге сезонга әзерлеге, санитар нормалар,...
-
Вахитлеләр тырышып эшли дә, ял да итә беләләр (+Фото)
Вахит мәдәният йортында Корбан гаете бәйрәмнәре, авылының үзешчән осталарының сезон ачылышы уңаеннан "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде. Анда мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән күргәзмә дә тәкъдим ителде. Концерт барышында уңыш турында төрле сынамышлар, табышмаклар әйтелде, игеннәрне җыеп алуда үзләренең өлешләрен кертүчеләргә, терлекчеләргә изге, матур теләкләр җиткерелде. Авылыбызда нинди генә талант ияләре...