30 август 2017 яңалыклары
-
Кукмараның “Разин” үзидарәсе иң үрнәк хуҗалыкны билгеләде
"Разин" иҗтимагый үзидарәсе рәисе Валентин Иванов җитәкчелегендә әлеге округка караучы урамнардагы иң үрнәк хуҗалыкны билгеләү өчен рейд үткәрелде.
-
Кукмарада юл фаҗигасе: зыян күрүче бар (фото)
Бүген, 30 августта, көндезге сәгать 09.50 тирәсендә Кукмараның әйләнеп узу юлында юл-транспорт һәлакәте була. Зур Кукмара авылы ягыннан Кукмара юнәлешендә хәрәкәт иткән ВАЗ-21074 автомобиле шоферы, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәве нәтиҗәсендә, ВАЗ-21140 автомобиле белән бәрелешә. ВАЗ-21140 автомобиле шоферы төрле тән җәрәхәтләре ала, дип яза кукмор.16.мвд.рф. Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!...
-
Кукмаралылар Президент кулыннан автомобиль ачкычлары алды (фото)
Татарстан Президенты муниципаль берәмлекләр арасындагы конкурста җиңүчеләргә йөз автомобиль ачкычын тапшырды Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Чара Казанда Татарстан Республикасы көне алдыннан ТР Дәүләт Советы бинасы янында узды. Тантанада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Руслан Нигъмәтуллин, ТР Президенты...
-
11 яшьлек кыз янып торган йорттан 6 энесен һәм сеңлесен коткарган
Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә, йортның 32 яшьлек хуҗабикәсе зыян күргән, ул күпсанлы пешкән җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. (Казан, «Татар-информ»). Башкортстанның Күгәрчен районы Мраков авылында 11 яшьлек кыз янып торган йорттан куркынычсыз урынга 6 энесен һәм сеңлесен алып чыккан, дип яза «Известия». Фаҗига нәтиҗәсенә йортның 32 яшьлек хуҗабикәсе зыян күргән, ул...
-
Йөрәгең кайда?! (Зөлфия Мансур ХИКӘЯСЕ)
Мәктәпне тәмамлагач кая барырга дигән сорауның Газинур алдында беркайчан да торганы булмады. Беркая да китәргә җыенмады ул. Ә нәрсәгә каядыр китәргә?! Аңа туган авылында да бик рәхәт. Әнә ул, Үшнәнең текә яры өстендәге өч нарат артыннан сызылып ата торган алсу таңнарны, язын башта умырзаялары, аннары хуш исле ландышлары, ромашкалары, кыңгырау...
-
Гаеткә рәхим итегез!
Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 1-3 сентябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 1 сентябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - 3 сәгать 10 минутта. Иртәнге...
-
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады
Безне туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштер, диелә мөрәҗәгатьттә.
-
Республика көне уңаеннан Кукмара район башлыгы кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады
30 август - Республика көне уңаеннан Кукмара район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.