30 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Поездларның расписаниеләре үзгәрә
3 һәм 13 февральдә, ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, Арча-Сосновка, Кизнер-Казан һәм Вятка Аланы -Казан шәһәрара поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк. Бу хакта Горький тимер юллары пресс-хезмәте хәбәр итте. 6442/6427 номерлы Арча-Сосновка поезды Шәмәрдән станциясенә кадәр барачак. 6923 номерлы Кизнер-Казан поезды Кукмара-Казан участогында үзгәртелгән расписание буенча хәрәкәт итәчәк: Кукмарада 9.58-10.11, "Братья Комаровы" тукталышында...
-
Кукмара беренче гимназиясендә Ачык ишекләр көне үтте
Кукмара беренче гимназиясендә Казан Дәүләт энергетик университеты һәм Казан федераль университетының Алабуга институты вәкилләре белән Ачык ишекләр көне үтте. Югары уку йорты укытучылары һәм студентлары университетта укуның үзенчәлекләре турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
-
Шәвәлиева Диләрәгә ipad планшеты тапшырылды
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә тәрбияләнүче, Кукмараның 4 нче номерлы урта мәктәбе укучысы Шәвәлиева Диләрә (укытучысы-Шарифуллина Н.Б.) антикоррупциягә багышланган "Коррупциягә - юк, диик!" республикакүләм иҗади эшләр бәйгесенең җиңүчесе дип табылды. Казан Кремлендә үткән бүләкләү тантанасында аңа Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты белән ipad - планшеты тапшырылды.
-
Лельвиж мәктәбе ачылуга 100 ел тула
Тиздән Лельвиж мәктәбе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Аңа 1914 елда нигез салынган. Беренче укытучылар Михаил Вишняков, Семен Зюраков һәм Илья Ильин шушы һәм тирә-юнь авыллардан килгән балаларга белем биргәннәр. Хәзерге вакытта биредә удмурт милләтеннән булган 74 бала укый, беренче сыйныфтан башлап алар татар телен, икенче сыйныфтан чит телләр өйрәнәләр....
-
"Шәфкать"тә әти-әниләр өчен тренинг оештырылды
"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә биредә тернәкләнү узучы инвалид балаларның әти-әниләре өчен "Шәхес үсеше һәм тәрбия" дигән тренинг узды. Әлеге чара барышында әти-әниләр инвалид баланы тәрбияләү вакытында туган проблемалар һәм аларны чишү ысуллары турында сөйләштеләр.
-
Кукмараны Себер салкыннары үз кочагына алды
Гыйнвар башында аномаль салкыннар нәтиҗәсендә Төньяк Америкадагы Ниагара шарлавыгының катып бозга әйләнүе белән бәйле хәбәрләрдән, туристларның, җирле халыкның боз сөңгеләре астында төшкән фоторәсемнәреннән интернет челтәре "кайнап" торды. Чын кышның нинди икәнлеге безнең өчен яңалык булмаса да, нәкъ шул вакытларда карлы яңгыр яугангамы, Татарстанга андый көчле салкыннар килмәс кебек тоелган иде....
-
Мәктәп укучылары полициядә кунакта булды (+фото)
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә Кукмара 4нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды. Әлеге чара үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү, яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү, Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүне популярлаштыру максатында оештырылды. Укучылар бүлек эшчәнлеге белән таныштылар, бүлекнең дежур частендә, полиция...
-
Кукмара районында мәктәпләрнең күбесендә тынлык
Бу көннәрдә Кукмарада аеруча салкын һава торышы саклана. Түбәнлекләрдә температура -40 градуска кадәр төште. Бүген дә көн бик салкын. Мәктәпләрнең дә күбесендә тынлык. Берничә белем йортына шалтыраткан идек, мәктәп җылы, килгән балаларны укытабыз, диләр укытучылар. Бүген Кукмара 1нче гимназиясендә 341 баланың - 19ы, күппрофильле лицейда 749 укучының - 128е, 4нче...
-
Кукмараның 50 лет Победы урамындагы бер йортта янгын чыккан
28 гыйнварда, төнге уникенче яртылар тирәсендә, поселокның 50 лет Победы урамындагы бер йортта янгын чыгып, котельная өлеше һәм аш-су бүлмәсе янып көлгә әйләнә. Йортның бер өлеше янгын сүндерүчеләр көче белән сакланып калына. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. фото: http://lenta.com.ua/880326.html