29 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Якташыбызга Татарстанның атказанган табибы исеме бирелде
Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Һөнәр берлекләренең дәвалау-профилактика учреждениесе "Бәкер" шифаханәсе табиб-физиотерапевты, якташыбыз, Чишмәбаш авылыннан Шәмсетдинов Җәмил Вахит улына "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Кукмараның "Аргамак" командасы республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясап кайтты
Чистай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча республика чемпионаты үтте. Әлеге ярышларда районның "Аргамак" командасы да катнашты. Ярышларда 20дән артык шәһәр, районнардан килгән команда катнашты. Бәйге хатын-кызлар арасында башланып китте. 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында безнең командадан Ләбибә Талипова (Кукмара), Зөлфия Әгъләмова (Кукмара), Миннегөл Семенова (Әсән-Елга) катнаштылар һәм...
-
Районыбыз ветераннары киңәште (+фото)
Кукмарадагы халыкны социаль яклау үзәгендә район ветераннар советы президиумы һәм ветераннар клубының берләштерелгән утырышы булды. Анда ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров оешманың 2013 елгы эшенә хисап ясады. Утырышта район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, Россия пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитовалар катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Ахырдан хезмәт ветераны, район ветераннар...
-
Кукмара полициясе булдыра!
-Телефоныгызны таптык, төшеп алыгыз! - полициянең участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов шулай дип шалтыраткач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Кайда онытылып калганын белсәм дә, шул урында булган кешеләрдән сораштыру ярдәм итмәде. Якыннарым: "Полициягә язып бир!" -дигәч, аларга мөрәҗәгать иттем. Табуларына ышанмаган идем. Шикләнгән кешемнән ике тапкыр сорау алганда да үзенең гаебен танымаган. Әмма...
-
Кукмара районының агрофирма сыерларына “геркулес” хәзерләнә
Бу атнада "Дружба" агрофирмасының бер басуында ике "Лексион" комбайны эшләде. "Кыш җиткәндә кырда нинди эш икән соң ул?" - дип гаҗәпләнүчеләр табылыр. Кукуруз уңышын җыйдылар алар, дөресрәге, чәкәннәрне бөртеккә суктырдылар. "Просто молоко" агрохолдингы быел катнаш азыкка кушу өчен өлгергән кукурузны суктырып алу бурычын куйган иде. Районыбыздагы агрофирмаларда да моның өчен...
-
Район халкын депутатлар кабул итәчәк
30 ноябрь, шимбә көнне, район Советы бинасында 9 сәгать 30 минуттан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов һәм Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратниковаларның гражданнарны кабул итүе оештырыла. Алдан язылу өчен телефон: 2-70-54.
-
Райондашларыбыз Рәмзия Хөсәенова, Ләбибә Нигъмәтуллина, Мәгъмүрә Мәрданованың шигъри тәлгәшләре
Кайттым, әнкәй Әнием Әгъләмҗан кызы Өммегөлсемгә багышлана Көтмәгәндә хушлашырбыз диеп, Кермәгән дә иде уема. Кайттым әнкәй, ләкин бу юлы мин. Кайттым синең соңгы туеңа. Нигә икән инде шулай иртә, Бик, ашыгып, дөнья куярга. Утырырга иде әле түрдә, Балаларың ясар туйларда. Сөендереп безне яшәр чакта Туктап калды кинәт йөрәгең. Мин соңладым,...
-
Сәрдекбаш клубында терроризм, наркомания темаларына түгәрәк өстәл уздырылды
Сәрдекбаш авылы клубында терроризм, наркомания темаларына түгәрәк өстәл үтте. Биредә авылның башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айнур Гәрәев, мәктәп, почта, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, имамнар, балалар бакчасы хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар катнашты. Киңәшмәдә терроризм, наркоманиягә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде. фото: http://www.bestreferat.ru/referat-65217.html