29 июль 2013 яңалыклары
-
Кукмарада 31 кеше хайваннардан зарар күргән
"Роспотребнадзор" ның Кукмара төбәк бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, июнь аенда йогышлы авырулар турында 109 хәбәр алынган. Эчәк инфекциясе белән - 3, "җил чәчәге" белән - 1, туберкулез белән - 3, сифилис белән - 2, гонококк инфекциясе белән - 6, ОРВИ белән - 52, пневмония белән - 2, микроспория белән -...
-
Мәмәширдә туучылар һәм үлүчеләр саны арткан
Мәмәшир авыл җирлегендә быел 3 кеше дөньяга килеп, 8 кеше бакыйлыкка күчкән. Узган ел исә 2 кеше туып, 6 кеше вафат булган. Мәмәшир авыл җирлегенә бүген ике авыл карый: Тәмәй һәм Мәмәшир. Әлеге җирлектә барлыгы 864 кеше яши. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Чуллы авылыннан Фәим Корбанов Урта Азияне аркылыга-буйлыга йөреп чыккан
Яшь чакта дөнья күреп, илләр гизеп, үзеңне төрле юнәлештә сынап каласы килә. Гомер бер генә тапкыр бирелә бит адәм баласына. Кайбер райондашларыбыз кай тарафларга гына китеп бәхет эзләмәгән! Дөрес, заманында андый кешеләргә кырын карау гадәте бар иде, "очкалак" дигән исем тагучылар да булды. Минемчә, һәркемнең үз юлын сайлау хокукы бар....
-
Кукмарада яшенле яңгырдан зыян күрүче булмады
Кукмара районы буенча гадәттән тыш хәлләр бүлеге хәбәр итүенчә, кичә районыбызда булган яшенле яңгырдан Урта Комар җирлегендә электр уты сүнеп алган, төнгә исә әлеге техник сәбәпләр төзекләндерелеп, йортларга ут килә башлаган. Районыбызда яшенле яңгырдан башка зыян күрүчеләр булмаган. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә районның бүгенгесе турында сөйләштеләр
Бу атнада авыл хуҗалыгы мәьәләләренә багышлап үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз игеннәрне урып-җыю, сенаж салу, көзге чәчүгә хәзерлек эшләре күрү, хезмәт хакларын вакытында түләү, пай җирләре өчен исәп-хисап ясау турында барды. Социаль тармакта исә бүген мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү, башка объектларда төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү, балаларның җәйге ялы, салымнар җыю,...
-
Кукмаралы Рәйсә Әгъләмҗанова еланнар белән ничек очрашкан?
Елан белән күзгә-күз Елан елына аяк баскач, баштан кичкән кызыклы вакыйгалар искә төште. Куралык, карлыганлык, сулы урын еланның үз иткән яшәү урыны. Бервакыт иптәш кызым Лена белән урманга кура җиләгенә киттек. Саф һава сулап урман эчендәге олы юлдан мотоциклда җилдерәбез. Юл буендагы сулыкларда камышлар тезелеп үскән. Балык тотып утыручылар да...
-
Эштән соң ял да итү кирәк
Күптән түгел республика күләмендә үткәрелгән "Кыр көне"ндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булып, аларның, авылның, шушы җирлекнең һәм күмәк хуҗалыкның яшәү рәвешенә олы бәя биреп киткән иде. Чыннан да, 260 кеше яшәгән Пчеловодта халык ни белән генә шөгыльләнми: фермерлар, умарта тотучылар, төрле һөнәр осталары күп биредә....
-
Зур Сәрдектә "Ямьле җәй" бәйрәме узды
26 июль көнне Зур Сәрдек авыл мәдәният йорты ишегалдында "Ямьле җәй" дип аталган балалар бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган иде. Биредә кече һәм урта яшьтәге 100 ләп бала катнашты. Алар экологик табышмаклар, туган ягыбыз турында сораулар, табигать турында башваткычлар чиштеләр. Балалар җәй турында матур...
-
Хәерле иртә, Кукмара!
Менә тагын яңа эш атнасы башланып китте. Урамда һаман яңгырлы, кояшсыз һава торышы хакимлек итә. Ә без сезгә хәерле иртә һәм күңелле эш атнасы теләп калабыз. Бу атнада җәйнең соңгы ае башланып китә. Шуңа күрә әлеге вакытның кадерен белеп, ямен-тәмен тоеп калыгыз! фото: http://images.yandex.ru/yandsearch