29 апрель 2015 яңалыклары
-
Илдар Хуҗа берьюлы ике пар өйләнешкән игезәкле туйда катнашкан (+ФОТО)
Узган шимбәдә Татарстанда гадәти булмаган туй узды. Яңа Чишмә районы Чаллыбаш авылында туган игезәк егетләр Самат һәм Салават Мөхлисовлар өйләнде. Ә кәләшләр икесе бер сыйныфта укыган. Айгөл Сабирова Мамадыш районы Катмыш авылыннан, ә Илсөя Хуҗина шул ук районның Баскан авылы кызы. Уйлашканнан соң, туйны бер көндә оештырырга булганнар. Банкет өчен...
-
52 яшьлек ир метрода вагон ишегенә кысылган килеш икенче станциягә кадәр барган
Бүген Мәскәү метросында гадәттән тыш хәл булган. Бер ир вагонга кереп өлгермәгән, поезд исә шул чакта кузгалып киткән һәм ир кысылган көе киләсе станциягә кадәр барган. 53 яшьлек ирнең хәле авыр, ул реанимация бүлегендә ята, аның баш мие селкенгән һәм авыр җәрәхәтләр алган, бөтен тәне буенча кан сауган һәм сыдырылган...
-
Боз сарае янындагы бакчага 50 төп алмагач утыртылды (+ФОТО)
"Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте катнашында Татарстанда "Изге гамәлләр эстафетасы" акциясе старт алды. Аның кысаларында хәйриячелек һәм экологик чаралар, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, балаларга, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү һәм башка акцияләр үткәрелә. "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәтенең район активистлары бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә...
-
Купка клубында зур бәйрәм узды (+ФОТО)
Купка мәдәният йортында уздырылган бәйрәмнең бер өлешен хөрмәтле тыл ветераннары Миңсылу апа белән Саймә апаларга багышладык.Татар халкынын йолаларын дәвам итеп, бәйрәмнең икенче өлеше урта яшьтәге ханымнар белән "Аулак өй" күренеше,ә өченче өлешен яшьләр белән җыр, биюләр, конкурслар, төрле уеннар белән дәвам иттек. Заһидә ГАЛИМОВА хәбәре һәм фотолары
-
“Кукмара авазы” радиосы бүген циркка билетлар уйнатачак
Кукмарага янә цирк килә!!! Бүген, 29 апрель көнне, тамашага билетлар уйнатачакбыз! 18:00-19:00 безне тыңларга онытмагыз! Алия Асанова
-
“Паруса науки” фестиваленнән районыбыз укучылары ике призлы урын белән кайтты
Яр Чаллы шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары арасында "Паруса науки" дигән республика фестивале үтте. Анда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Зур Кукмара урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Гөлназ Хәбибуллина "Татар филологиясе" номинациясендә - беренче, Поч.Сутер мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Инсаф Нотфуллин "Физика һәм техник иҗат" номинациясендә икенче урыннарны...
-
1 май көнне “Төзүче” стадионында футбол турниры узачак
1 майда "Төзүче" стадионында Шакиров Илдар Харис улы истәлегенә традицион футбол турниры үткәрелә. Башлана сәгать 9.00да. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Тынычлык өчен көрәшик! (шигырь)
Миллионлаган аналарга дәшәм: Көрәшләрдә, дуслар, бердәм булыйк. Сугыш уты кабызучыларның Бик нык итеп кулларына сугыйк. Тормышыбыз рәхәт, яшәү матур, Яшисе дә һаман яшисе. Сугыш аркасында таммасын җиргә Аналарның көмеш күз яше. Мин үзем дә ана, 6 оныгым бар, Алар минем бөтен шатлыгым. Үссен алар бары тынычлыкта, Йөзебезнең булып аклыгы. Бер-берсенә...
-
Кукмара йөзүчеләре Балык Бистәсеннән күпсанлы медальләр белән кайттылар
Балык Бистәсендә 2000 елгы һәм алардан кечерәк малайлар-кызлар арасында йөзү буенча районара ярышлар узды. Укытучы-тренерлар А.Закиров һәм Эдуард Хөсәеновлар кул астында шөгыльләнүче балалар команда зачетында беренче урынны алдылар. Шәхси зачет һәм эстафеталы йөзүдә Илфира Шәрипова, Сәйдәш Шәймарданов, Алмаз Фәхретдинов, Фәннүр Муллагалиев, Эдуард Кругляков, Марат Хәлиуллиннар төрле ераклык һм дисциплиналарда ун...