28 июль 2015 яңалыклары
-
Зур Кукмараның мәдәният хезмәткәрләре посадка чистарта (+Фото)
Авыл җирлекләренә юл буендагы урман посадкаларын чистарту, корыган агачларны кисү бурычы куелган иде. Зур Кукмара авыл җирлегендә мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән эшкә керешкәннәр.
-
Ике ир-атны аю ашаган (+Фото)
Ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлаган. Аларның гәүдәсен аланлыкта табып алганнар. Бер ир-атның аяклары өзгәләнгән, гәүдәсеннән аерып ята, ди. Махсус хезмәт хезмәткәрләре аюны атып кына тынычландыра алган. Гадәттән тыш хәл урынында төшерелгән фотографиядә аюның нинди зур булуы күренеп тора. Быел аюларның кешегә ташлану очрагы турында ишетелгәне юк иде...
-
Байлангар балалар бакчасында үз һөнәрләренең осталары эшли
Көн саен кызымны балалар бакчасына алып барганда ирексездән сабый чагымның рәхәт мизгелләре күз алдыма килеп баса. Эх, бар иде бит рәхәт чаклар!!! Ул чакларның кадерен генә белмәгәнбез,тизрәк үсеп җитеп "зур" кеше булырга хыялланганбыз. Әти-әниләребез балалар бакчасына илткәндә бармыйм дип елаулар, йокы вакыты җиткәч, йоклыйсы килмичә тәрбияче апаларыбыз каршында киреләнеп торулар......
-
Кукмарада берәүнең бакчасында сәер сарымсак үскән (+Фото)
Табигать нинди генә кызыклар күрсәтми. Бигрәк тә уңышны җыеп алганда шаккатасың: әллә нинди җанварларны хәтерләткән кәкре-бөкре кишерләр, бәрәңге бүлбеләре, дисеңме...Әле менә бер укучыбыз редакциягә сәер сарымсак алып килде. Көздән утырткан сарымсак бүлеме гадәттәгечә зураеп үсмәгән, табигать законнарына каршы килеп, түбәндәрәк үсеп чыккан. Хәер, фотосурәткә карагач, үзегез аңларсыз. Сезнең бакчагызда да...
-
Кукмара элеваторына беренче ашлык олаулары кайтты (+Фото)
Икмәк үстергән игенче өчен генә түгел, ипи тәмен белгән һәркемгә дә иң дулкынландыргыч, тантаналы мизгелләрдер бу. Рәт булып тезелгән КамАЗларда районның гына түгел, илнең иң зур байлыгы - алтын бөртекләр. -Табигать соңгы елларда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сынавын дәвам итә. Язгы чәчү кампаниясен яхшы гына башкарып чыгып, моңарчы күзәтелмәгән мул уңыш...
-
Сыер һәм кәҗәсе булганнарга субсидия бирелә
Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында терлек асраучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Үткән елдагы сыман, быел да сыер һәм кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыклар дәүләттән бер тапкыр бирелә торган субсидияне алачаклар. Татарстан җитәкчесе карары нигезендә быел бер савым сыер башына субсидия күләме - 3000 сум, кәҗәгә исә 1000 сум итеп билгеләнгән. Әлеге...
-
Маллар өчен дару үләннәре җыйдык (+Фото)
Маллар өчен яфраказык хәзерләүдә без - "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы да үзебездән өлеш керттек. "Әсәнбаш" агрофирмасының Березняк бүлекчәсенә без җыеп тапшырган дару үләннәре: