26 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Райондашыбыз машинага таш атып, хуҗасыннан үч алган
Сентябрь аенда Кукмараның Маяковский урамындагы 3нче йорт ишегалдында 47 яшьлек Андрей Иванов белән Эдуард Григорьев, сүзгә килеп, ызгышып алалар. Беренче ир ачу белән җирдән таш ала да, икенчесенең автомашинасына ата. Нәтиҗәдә машинаның арткы тәрәзәсе һәм фарасы ватылып, хуҗасына шактый күләмдә зыян килә. Кукмара җәмәгать суды Андрей Ивановны гаепле дип тапкан...
-
Кукмарада кар явуы ихтимал
Кояшлы көннәрнең рәхәтен күреп калыгыз. Бүген һәм иртәгә аяз һава сакланганнан соң, атна буе көннәр болытлы торачак. Аның каравы, күптән көтелгән кар явуы көтелә. Көннәр якшәмбегә генә суытачак: көндез -10, төнлә -12 градуска җитәчәк. фото: http://androgid.com/load/36-1-0-617
-
Октябрь аенда районыбызның кайбер авыл җирлекләрендә сөт 16 сумнан кимрәк бәягә җыелган булган
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючыларга район җитәкчелеге тарафыннан октябрь аенда бәяне һәр литрга 16 сумнан да киметмәү бурычы куелган иде. Авыл халкы бу хәбәрне сөенеп каршы алды. Моңарчы сөткә гадел бәя булмаудан алар матди яктан гына түгел, рухи зыян да күрделәр дип әйтү ялгыш булмас. Ничек инде: сөт җыючылар, аны эшкәртеп...
-
"Хезмәт даны" газетасы призына мини-футбол ярышы була
29 ноябрь, җомга көнне 19 сәгать 30 минутта Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында "Хезмәт даны" газетасы призларына мини-футбол ярышларын оештыру җыелышы була. Уеннар 1 декабрь, якшәмбе көнне 9 сәгатьтә башлана. фото: http://govorim.by/minskaya-oblast/page/527/
-
Быел Кукмарада вакытлыча эшләү өчен 80 чит ил кешесе теркәлгән
Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең Кукмара бүлекчәсе начальнигы Айрат Җиһаншин хәбәр итүенчә, районыбызда чит илдән килеп, Кукмарада вакытлыча теркәлү узган 184 кешенең 159ы Кавказ арты һәм Урта Азия якларыннан. Бүгенге көндә районда Үзбәкстаннан - 107, Таҗикстаннан - 20, Казахстаннан - 12, Әзербайҗаннан - 7, Әрмәнстаннан - 9, Кыргызстан республикасыннан килгән...
-
Зур Кукмара клублы да, мәдрәсәле дә булачак
Зур Кукмара авылы халкы яңа клуб салынганын инде күптәннән зар-интизар булып көтә иде. Югыйсә, клуб хезмәткәрләре булдыклылардан: биредә үткәрелгән һәр чарага халык күпләп йөри, бүген концерт-театр икән, икенче көнне урындыкларны дәррәү җыеп куеп, яшьләр дискотекасы үткәрәләр, биючеләр - ерып чыккысыз! Әмма клуб иске, кысан, авыл халкының мәдәният-сәнгать өлкәсендәге мөмкинлеген аның...
-
Йөзүче кызыбыз Россия беренчелегеннән икенче урын алып кайтты
"Зилант" спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче Илфирә Шәрипова (тренеры Эдуард Хөсәенов) Татарстан җыелма командасы составында Ижевск шәһәрендә Россия беренчелегенә үткәрелгән ярышларда катнашты. Ул 800 метрга ирекле стильдә, 200 метрга комплекслы йөзүдә, 100 метрга аркада йөзүдә, 4X 50 метрга эстафеталы йөзүдә уңышлы чыгыш ясап, 2нче призлы урынга лаек булды. фото: http://susanin.udm.ru/news/2011/04/17/329842
-
"Кояшкай" приюты балалары китапханәдә җәнлекләр дөньясы белән танышты
Кукмара балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова "Кояшкай" социаль приютында «Җир шарыбызның җәнлекләр дөньясы» дип аталган уен-бәйге уздырды. Биредә балалар урман җәнлекләренең яшәү рәвеше белән танышты, аларның кышкы йокыга әзерләнүләре, язга кадәр нәрсә белән тукланып торулары турында мәгълүмат алыштылар. Шулай ук «Урман хуҗалары», «Әкияти портрет» кебек викториналарда да катнаштылар. фото: http://photo.i.ua/user/76887/47740/996498/
-
Авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар "Седой граф"та төшке аш ашады
«Тылсым» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Седой граф" кафесында Бөтендөнья балалар көне уңаеннан авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия төшке ашы уздырдылар. Әлеге чараның чыгымнарын Ленар Мөхетдинов күтәрде. фото: http://v-lulke.ru/index.php?PHPSESSID=d5e8f4707d441a15ec2d0ca8d6e6111d&topic=5486.0