26 май 2013 яңалыклары
-
Кукмаралылар "Туган тел" форумында
Кукмараның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Бөтенроссия "Туган тел" форумында катнашып кайттылар. Делегатларның сөйләүләренә караганда, ТР Дәүләт Советында узган чарада түгәрәк өстәл утырышы, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту проблемалары (программалар һәм дәреслекләрне камилләштерү, татар балаларын зыялы шәхес итеп тәрбияләүдә ир-егет укытучыларның роле һ.б.) хакында фикер алышулар булган, чыгышлар...
-
Кукмарада 1044 эшмәкәр бар
Салым инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, безнең районда бүгенге көндә 1044 эшмәкәр исәптә тора. Тормыш дулкыннарына бәрелеп, кемдер эшмәкәрлектән төшеп калса, икенчеләре аягында нык басып тора, үз эшен көннән-көн җәелдерә бара. Араларында үзләре әйтүенчә, "бизнес" поездының соңгы вагонына утырып китәргә өлгерүчеләр дә бар. Кайберсенең кул астында 3-4 кеше хезмәт итсә, икенчеләре...
-
Район башлыгы эшмәкәрләрне котлады
Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин эшмәкәрләргә бәйрәм котлавы җиткерде. -Районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнеп, үз көнен үзе күргән, башкаларны да эш урыннары белән тәэмин иткән кешеләр аз түгел. Районда җитештерелгән товарның 30 процентка якыны да эшмәкәрләр өлешенә туры килә. Алар шулай ук иганәчелек белән шөгыльләнеп, төзелешләр алып баруга, мәдәни чаралар...
-
"Үз-үзеңә ярдәм ит!"
Район үзәк китапханәсендә шулай ук, "Үз-үзеңә ярдәм итү" дип аталган тәрбия сәгате узган. Биредә төрле мәктәпләрдән бишенче сыйныф укучылары катнашкан. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Кукмарада китапханәчеләр көнен уздыралар
26 май - гомумроссия китапханә көне уңаеннан район һәм авыл китапханәләрендә махсус күргәзмәләр, чаралар, әңгәмәләр уза башлады. Түбән Арбашта "Китап юлы озын юл" дип аталган беседа-профориентация, район Үзәк китапханәсендә "Белем йорты", Югары Күзмись авылы китапханәсендә "Бибилотекарь профессиясе" дип аталган чаралар үтте. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch