26 апрель 2014 яңалыклары
-
Кукмара аграр көллияте студентлары быел 23 сыерчык оясы ясаган
Кукмара аграр көллиятендә Кошлар көне үткәрелеп, 23 сыерчык оясы ясалган һәм агачларга эленеп куелган. Инсаф Бәшәров ясаганы иң яхшы сыерчык оясы дип табылган. Иске ояларны да чистарту эше оештырылган. фото: http://www.deti74.ru
-
26 апрель - Бөтенроссия урман утырту көне
"Татарстанның чиста урманнары" республика акциясе кысаларында 14 апрельдән 14 июньгә кадәр урманнарның санитар-экологик хәлен яхшырту чаралары үткәрелә. 26 апрель -Бөтенроссия урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Бу чараларда актив катнашуыгызны сорыйбыз, диелгән Лубян урманчылыгы инженеры Лилия Мортазина хәбәрендә. фото: http://www.kazan.aif.ru/society/details/1154651
-
Район газетасына интернет аша да язылырга мөмкин
Хөрмәтле укучыларыбыз! 2014 елның икенче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына язылу дәвам итә. 6 айга язылу бәясе - 438, ә оешмалар өчен 510 сум тәшкил итә. Почта бүлекчәсендәге абонент ящикка яки сорап алганчыга кадәр язылсаң, халык өчен 6 айга язылу бәясе - 333 сум 12 тиен, оешмалар өчен - 405...
-
Кукмаралылар Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (Габдулла Мөхәммәтгариф улы Тукаев) 1886 елның 14 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган Габдулла, кулдан-кулга йөреп, балачагын Сасна, Өчиле, Кырлай авылларында уздыра. Башлангыч белемне Кырлай авылы мәдрәсәсендә ала. 1895 ел башыннан Тукай Уральск шәһәрендә яшәүче туганнары...
-
Май бәйрәмнәрендә быел кукмаралылар озаклап ял итәчәк
1, 2, 3, 4, 9, 10 һәм11 май ял көннәре булачак дип хәбәр итәләр Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан. Билгеле булганча, 1 Май (Яз һәм Хезмәт бәйрәме) һәм 9 Май (Җиңү көне) - бәйрәм көннәре. 3, 4, 10 һәм 11 май - атна ахыры...
-
Урманда ут белән саксыз эш итеп янгын чыгаручыларга штраф суммалары саллы
Фаразларга караганда, 2014 елда корыган үлән, чүп-чар яндыру, ут белән сак булмау нәтиҗәсендә янгыннар чыгу куркынычы зур, ә урман янгыннарына күп очракта кеше сәбәпче. Шунлыктан сүндерелмәгән учаклар калдырмагыз, җиргә тәмәке төпчекләре һәм кабызган шырпылар ташламагыз, үлән һәм чүп яндырмагыз, дип кисәтә Саба урманчылыгы җитәкчесе Васил Гыйззәтуллин. Янгын башланганын күрсәгез, ботаклар...
-
Кукмараның ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров орденлы булды
Ветераннар хәркәтендә актив катнашуы өчен район ветераннар советы рәисе Мансуров Мияссәр Мансур улына Ветеран хәрәкәтендәге уңышлары өчен ордены тапшырылды. Котлыйбыз!!!