26 февраль 2015 яңалыклары
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды (+фото)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыруы, әлеге чарада райондашыбыз, сугыш ветераны Касыйм Дәүләт улы Дәүләтовның да катнашуы хакында хәбәр иткән идек инде. Бүген якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбендә дә тантаналы чара узды. Район җитәкчесе...
-
Олыяз мәктәбенә кунакка Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым килде
Олыяз урта мәктәбенең балалар оешмасы татар халкының сөекле шагыйре Фәнис Яруллин исемен йөртә. Бу мәктәпкә күптән түгел шагыйрьнең урта мәктәбенә тормыш иптәше Нурсөя ханым килде. Ул ветеран укытучылар, укучылар белән очрашты, мәктәп белән танышты. Шулай ук биредә шагыйрьне искә алу булды.
-
Кукмараның мәктәп директорлары Самара өлкәсенең Гали авылына барды
Районыбызның мәктәп директорлары Самара өлкәсенең Гали авылына барып, авыл мәктәбенең эш тәҗрибәсен һәм халыкның яшәешен өйрәнеп, дуслык элемтәләре урнаштырып кайттылар. фото: http://gorodsamara.ru/oblast/
-
Олыяз мәктәбендә Рәдис Хәйруллин истәлегенә традицион волейбол ярышлары узды
Олыяз урта мәктәбе базасында Рәдис Хәйруллин истәлегенә традицион волейбол ярышлары үтте. Анда 7 команда катнашты. 1 урынны Кукмара, 2 урынны Янил, 3 урынны Туембаш командалары яулады. Олыяз егетләре 4 урында. Ярышларның иганәчесе - Рәдис Хәйруллинның дусты, эшмәкәр Фәнил Әгълиуллин. фото: http://ru.123rf.com/photo_1573161_vector-illustration-for-volleyball-competition.html
-
Кукмаралылар милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышында катнашты
Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча советның киңәйтелгән утырышы үткәрелде, аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Видеоконференция режимында үткәрелгән чарада районның милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе әгъзалары катнашты. -Утырышта куелган бурычларның барысы районыбызга да кагыла. Берничә милләт халкы яшәгән районыбызда бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да җәелдерергә...
-
Район җитәкчесе республика спартакиасында катнашкан мәгариф хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды (+фото)
Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, турникта тартылды, аркан тартты. Спортның ун төре буенча ярышлар ике төркемдә: районда укучылар саны 3500гә кадәр һәм аннан артык булган командалар арасында барды. Безнең районда барлыгы 5580...