25 август 2016 яңалыклары
-
Кеше үлгәч, еларга ярыймы?
КЕШЕ ҮЛГӘЧ, ЯКЫННАРЫ НИ ЭШЛӘРГӘ ТИЕШ? Мәетнең балалары, туганнары, якыннары сабыр итеп, мәет өчен дога кылалар. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Сезне бераз курку һәм ачлык белән, малларыгызны, җаннарыгызны һәм җимешләрегезне бераз киметеп, имтихан кылырбыз. Әй Мөхәммәд, сабыр итүчеләргә сөенеч бир. Аларга берәр кайгы ирешсә, Аллаһыга бирелеп, без Аллаһының колы, тагын Аллаһыга...
-
30 августка бәйрәм чаралары
Республика көненә багышланган бәйрәм чаралары: 30 август Җиңү паркы каршындагы мәйданда 19-21 сәгатьтә - концерт 21-23 сәгатьтә- дискотека. Атлас Булатов исемендәге ял паркында 20-22 сәгатьтә - балалар өчен дискотека. фото http://kazan.aero/upload/medialibrary/183/183b9fe11707262c58b0cf1f6ca1ae9d.jpg
-
Зур Кукмара мәдәният йортында "Туган ягым - Татарстан" дигән кичә үткәрелде
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган ягым - Татарстан" дигән темага кичә үткәрелде. Укучыларга Татарстанның дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Татарстаныбызга багышланган шигырьләр укылды, җырлар тыңланды.
-
Чарлыда спорт ярышлары үткәрелде
"Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында Чарлы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан авылда спорт- сәламәтләндерү чаралары үткәрелде. Балалар велосипедта узышу, теннис һәм "Күңелле старт" кебек спорт уеннарында актив катнаштылар. Ярышлар күтәренке рухта, бик күңелле үтте.
-
Күппрофильле лицейда август киңәшмәсе уза
Бүген Кукмараның күппрофильле лицее базасында мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе уза. Әлеге чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров һәм башкалар катнаша. Конференциядә район башлыгы Сергей Димитриев Зур Кукмара һәм Нырья урта мәктәпләре директорларына тантаналы...
-
Уңышны куяр урын юк
Газета аркылы үземне генә түгел, күпләрне борчыган сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Быел, Аллага шөкер, бакчаларда җиләк-җимеш, яшелчә бик уңды. Кып-кызыл чияләрдән агачлары сыгылып торды. Әмма аның үзебездән артканын кая куярга белми изаландык. Күрше-тирәләргә, мәктәпләргә дә тәкъдим тиеп карадым, алучы юк. Хәзер менә слива, алмалар өлгерде. Элек артып калган җиләк-җимеш,...
-
Ташлы Елгада зират төзекләндерүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт
Быел зур эш эшләнелде - Ташлы Елга авылындагы мәңгелек йортыбыз -зиратыбыз төзекләндерелде, зурайтылды. Әлеге зур хезмәт сораган эштә катнашучы авылдашларга, Кукмарада, Нократ Аланында яшәүче якташларга рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Әдһәм хәзрәт, мәчет картлары фото http://www.passionforum.ru/upload/192/u19213/028/7bbf679a.jpg