25 март 2015 яңалыклары
-
Мамадыш трассасында кабат авария: исерек шофер йөк машинасы астына кергән (+ФОТО)
М-7 трассасының 941нче чакрымында юл фаҗигасе була. "Лада-Калина" автомобилендә хәрәкәт иткән Балык Бистәсе рйаоны шоферы йөк машинасына бәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләренең сүзләренә караганда, җиңел автомобиль шоферы исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә була, дип хәбәр итә mamadysh-rt.ru сайты. Фотолар mamadysh-rt.ru сайтыннан.
-
Рөстәм Миңнеханов Венера Ганиевага машина бүләк итте (+ФОТО)
РСФСР һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Бүген ул Хөкүмәт йортында Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Юбилярга сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләгәннән соң, автомобиль ачкычлары тапшырдылар. Чарада Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде. Рөстәм Миңнеханов юбилярга «Форд ЭкоСпорт» машинасы бүләк итте, дип хәбәр...
-
Кукмарада быел дүрт янгын чыгу очрагы теркәлгән
Ике мунча, бер авыл хуҗалыгы объекты - каравылчы бүлмәсе янды, торак йортка зыян килде. Ике очракта электр щитларында һәм трансформатор пунктларында кыска вакытлы ялганыш булуы ачыкланды. Узган ел мондый төрдәге тугыз фаҗига теркәлгән иде. Электр счетчикларының - тимер тартмаларда, ә биналарда электр щитлары эченә урнаштырылган булуы, шулай ук үзвакытында күреп...
-
Дүрт ятим балага гаилә җылысы биргән Шәйфетдиновлар “Туган йорт җылысы” хәйрия фестиваленнән Мактау грамоталары белән кайттылар
Казанда тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Туган йорт җылысы" дигән хәйрия фестивале узды. Әлеге чарага Казаннан һәм республика районнарыннан ятимнәрне үз канаты астына алган 12 гаилә һәм аларда тәрбияләнүче 60 бала чакырылган иде. Фестивальдә районыбызның Поч.Сутер авылында яшәүче Роза һәм Владимир Шәйфетдиновлар гаиләсе дә катнашты. Алар дүрт ятим балага гаилә җылысы...
-
Кукмаралылар татар авыллары эшкуарларының Бөтенроссия җыенында катнашты
Казанда дүртенче тапкыр татар авыллары эшкуарларының Бөтенроссия җыены үтте. Анда районыбыздан крестьян-фермер хуҗалыклары берлеге житәкчесе Зөфәр Баязитов белән Пчеловодтан Роберт Димитриевлар катнашты. Ә умартачылык белән шөгыльләнүче бертуган Бариевлар шушы чара кысаларында оештырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә үзләре җитештергән бал продукциясен тәкъдим иттеләр. фото: http://president.tatarstan.ru/tat/photo/show/39608
-
“Урал” хуҗалыгының 90 рулон саламы янып көлгә әйләнгән
19 мартта, кичке сәгать 17.00-18.00 арасында Олыяз урта мәктәбенең ике 4нче сыйныф укучысы салам өемнәре янында шырпы белән саксыз эш итәләр. Нәтиҗәдә өеп куелган саламнарга ут каба, "Урал" хуҗалыгының 90 рулон саламы янып көлгә әйләнә, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото:...
-
Зур Сәрдекнең “Сердәш” фольклор төркеме фестивальдән икенче урын алып кайтты
Нократ Аланы шәһәренең "ЭтноМир" мәдәни үзәгендә "Нәүрүз мөбәрәкбад!" дигән татар фольклор сәнгате фестивале уздырылды. Төбәкара фестивальдә Нижгар якларыннан, Мари иленнән, Киров өлкәсе авылларыннан үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады. Зур Сәрдек мәдәният йортының "Сердәш" фольклор төркеме бу фестивальдән икенче дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты.
-
Чишмәбаш клубында “Яшел гармун” әсәре сәхнәләштерелде (+ФОТО)
Чишмәбаш авылы клубында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Оныттырма, вакыт, үткәннәрне!" исемле кичә-концерт уздырылды. Туган авылларын сагынып кайткан һәвәскәр башкаручыларның, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм мәдәният хезмәткәрләренең һәр чыгышын тамашачылар мул алкышларга күмде. Һәркемнең күңелендәге тарихи истәлекләрне яңарткан чыгышлар бик тәэсирле булды.
-
Зөбәйдә Мөбарәкшина утыз ел хисап эшендә
Хисапчы булыр өчен белем генә түгел, ә сәләт тә кирәктер ул. Бу һөнәр ияләре белән күпме генә аралашырга туры килмәсен, аларның күп еллар хезмәтләренә, эш урыннарына тугры калуларына шаккатам. "Үземне башка хезмәттә күз алдына да китерә алмыйм", - ди утыз ел гомерен хисапчы эшенә багышлаган Зөбәйдә Мөбарәкшина да. Зур Кукмара...
-
Илназ Сафиуллин үз-үзен яндырган (+ФОТО)
Быел романтик җырчы Илназ Сафиуллинның иҗатына 10 ел. Юбилейга җырчы бик нык әзерләнә. Моңа бер дәлил - тиздән дөньяга чыгачак клибы. Клип "Рәхмәт" исемле җырга төшерелгән. Җырның сүзләрен дә, көен дә Илназ Сафиуллин үзе иҗат иткән. Алай гына да түгел, җырның рус телендәнге варианты да бар. Әмма исеме генә башкачарак:...