25 февраль 2018 яңалыклары
-
Район газетасы аша гүзәл затларга бәйрәм котлавы юллый аласыз
Хөрмәтле ир-егетләр! Әниләрегезне, әбиләрегезне, кыз туганнарыгызны, сөйгәннәрегезне 8 Март бәйрәме белән котлыйсыгыз килсә, редакциягә мөрәҗәгать итегез. Котлау тексты (якынча 50 сүз) кыйммәт түгел, бары тик - 350 сум гына (фото белән 400 сум). Бу бәягә, әлбәттә, кибеттән бүләк табуы кыен, ә газетада басылып чыккан котлау якыннарыгыз өчен менә дигән сюрприз...
-
Фоторепортаж: Аш-Буҗи авылы турындагы китапны тәкъдим итү кичәсе булды
Аш-Буҗи халкы өчен үтә дә мөһим, истәлекле вакыйга - авылның 400 еллык тарихын үз эченә алган китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бар халык әлеге истәлекле вакыйганы тамаша кылырга клубка җыйналды. Әйе, үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр бит. Ә ашбуҗилылар зур хәзинәле булды.
-
Фото: Югары Арбашта “Башваткыч” уены булды
Югары Арбаш авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә карата "Башваткыч" интеллектуаль уен-кичә үткәрелде.
-
Фото: Олыязда бисердан крокодил ясаганнар
Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче "Оста куллар" түгәрәгенә йөрүче балалар белән бисердан крокодил ясадык. Укучылар белән иң беренче эш итеп куркынычсызлык кагыйдәләре, эш тәртибе,схема, кирәкле материаллар белән таныштык. Эш барышында балалар белән бик күңелле булды, алар зур кызыксыну, теләк белән бик тырышып ясадылар. Барлыгы 8 укучы катнашты, дип хәбәр итте Сөмбелә...