24 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Районыбызның Княгор авылында печән өеме янган
23 ноябрьдә, кичке сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә Княгор авылының Үзәк урамында шәхси хуҗалыкның печән өме яна. Зыян күрүчеләр, һәлак булучылар юк. Янгын 25 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. чыганак: http://www.16.mchs.gov.ru/operationalpage/emergency/detail.php?ID=43143 фото: http://iz.com.ua/2012-11-19-10-26-09/41-zp/12953-2013-07-21-12-59-29
-
Поч.Сутердан Надежда Ишматова - җиде ул әнисе
Поч.Сутер авылында яшәүче Надежда Ишматова кыз бала турында хыялланып, 7 малай табып үстергән. Хәзер оныклар белән озак уйнасам, җиде баламны ничек үстердем икән дип шаккатам, - ди бүген тәҗрибәле ана. Җиде могҗиза Вячеслав, Александр, Руслан, Григорий, Артур, Владислав, Никита - малайларга исемнәрне Ишматовлар бергәләп уйлап тапканнар. Ә беренче нарасыен Надежда...
-
Татарстан Республикасының юстиция министры итеп билгеләнгән Лариса Глухова - тумышы белән Кукмара бистәсеннән
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Татарстан Республикасы юстиция министры итеп Глухова Лариса Юрьевна билгеләнде. Глухова Лариса Юрьевна 1976 елда Кукмара бистәсендә туган. 1998 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Кулланучылар хокукларын яклау буенча Казан шәһәр комитеты юристы, 2001-2005 елларда Татарстан Финанс министрлыгы юридик бүлегенең әйдәп баручы белгече, начальник...
-
Кукмараның "Өлкән буын" волонтерлар клубы утырышында киләчәккә планнар барланды
"Өлкән буын" волонтерлар клубының читаттагы утырышы булды. Утырыш барышында "Өлкән буын" социаль проекты үтәлешенә анализ ясалды. Директор вазыйфаларын башкаручы Инна Багабиева "Чит кайгы булмый" дип аталган проектның дәвам итүен әйтте һәм киләчәккә планнар белән таныштырды. фото: http://promurom.ru/news/?PAGEN_5=5&PAGEN_7=8&PAGEN_9=6&PAGEN_6=2
-
Районыбызда алты бала әнисенә "Ана даны" медале бирелде
Балаларын намус белән тәрбияләве өчен Кукмара муниципаль районының Нырья авылыннан алты бала анасы Галина Вуклова Татарстан Республикасының "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. фото: http://www.islamnews.ru/news-31311.html
-
24 ноябрь - Халыкара Әниләр көне
24 ноябрь Халыкара әниләр көне буларак билгеләнеп үтә. Әлеге бәйрәмне Россиядә 1998 елдан башлап үткәрәләр. Бу көнне гаиләләрдә әниләргә бүләкләр бирелә, мәдәният йорталырында әниләр көненнә багышлап төрле чаралар уздырыла. Районыбызда яшәүче барлык әниләрне әлеге бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Аларга саулык-сәламәтлек, балалар куанычы, иминлек теләп калабыз! фото: http://weenet.ru/blogs/gibd-po-kochenyovskomu-raionu/page-4