24 февраль 2015 яңалыклары
-
Байлангарда узган Җиңү салюты фестиваленнән фоторепортаж
-
Өлгедә яшәүче Гайфи Мөхәмәдиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (+фото)
Өлге авылында яшәүче Мөхәмәдиев Гайфи Сәләх улын 90 яшьлек юбилее белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин котлады. Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук туган көн иясен район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, Манзарас җирлеге башлыгы Рашидә Гаянова, "Кукмара" җәмгыяте...
-
Поч.Кучукта чаңгы эстафетасы узды
Поч. Кучук урта мәктәбенең чаңгы трассасында Җиңүнең 70 еллыгына һәм Совет гаскәрләрен Әфганстан җирләреннән чыгаруга 26 ел тулуга багышланган чаңгы эстафетасы булды. Ярышларда гомуми нәтиҗәләр буенча 1нче урынга - Нырья, 2нче урынга - Ош.Юмья, 3нче урынга Поч. Кучук урта мәктәпләре лаек булды. Җиңүче команда күчмә кубок белән бүләкләнде. фото: http://rusbiathlon.ru/photo/ski/foto-album-2/id56890
-
Илнур Сәләхов истәлегенә чаңгы ярышлары була
28 февральдә Зур Кукмара чаңгы трассасында Илнур Сәлахов истәлегенә классик стильдә чаңгы ярышлары була. Ярышларга кече яшь категориясеннән алып, ветераннарга кадәр чакырыла. Рәхим итегез! Башлана сәгать 10.00да. фото: http://m.objectiv.tv/060112/64984.html
-
РДКда "Иске Казан - түгәрәк уены" фольклор фестивале үтте (+фото)
Район Мәдәният йортында "Иске Казан - түгәрәк уены" татар фольклор фестивале булды. Анда Саба, Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара районнары катнашты. Халкыбызның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсе, моңы, гореф- гадәтләре бу фестивальдә ачык сурәтләнде.
-
Полиция хезмәткәре хатынына ау карабиныннан аткан
Тукай районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең 36 яшьлек урынбасары кулга алынган. Ул үзенең хатынын атып үтерүдә гаепләнә. 23 февраль төнендә үз фатирларында кылынган бу җинаять. Ике арада низаг чыкканнан соң, ир хатынына "Сайга" ау карабиныннан атып җибәргән. Күкрәк читлеге яраланган 33 яшьлек хатын шунда ук җан биргән. Әлеге хәл буенча...
-
Мәгариф хезмәткәрләренең республика спартакиадасында кукмаралыларга тиңнәр булмады (+фото)
Кукмарада узган республика спартакиадасында 49 районнан килгән мең ярымлап укытучы, тренер, директор һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре чаңгыда, тимераякта узышты, волейбол, теннис, шахмат уйнады, ә иң-иң көчлеләре турникта тартылды, тирләп-пешеп аркан тартты. Башкалар ничектер, әмма республиканың фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның спартакиаданы ачу тантанасында: "Мин министр булганда елга ике тапкыр...
-
Каенсарда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт узды (+фото)
Каенсар авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган матур һәм эчтәлекле кичә үтте. Кичәдә авыл үзешчәннәре, укытучылар, укучылар катнашты. Игътибар үзәгендә Харис Мостафинның чыгышы булды. Анын сугыш турындагы шигъри юллары йөрәкләрне тетрәндерде. Кичә эзлекле һәм матур оештырылган иде.
-
Ветераннар мәктәпләрдә укучылар белән очраша
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек кысаларында район ветераннар оешмасы мәктәпләрдә укучылар, сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә мәктәпләрдә очрашулар үткәрә. Мондый чаралар Манзарас, Чарлы, Мәчкәрә мәктәпләрендә оештырылды инде. фото: http://zhukdshi1.mo.muzkult.ru/afisha/event/612
-
Райондашыбыз Касыйм Дәүләтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юбилей медальләре тапшыру тантанасында катнашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленең тантаналар залында ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Илледән артык ветеран медальгә лаек булды. Алар арасында якташыбыз, сугыш ветераны Касыйм Дәүләт улы Дәүләтов та бар иде. фото: http://president.tatarstan.ru