21 апрель 2014 яңалыклары
-
Олыязның яңа мәктәбендә кунак булдык
Олыяз авылында әле узган ел гына сафка баскан урта мәктәп бинасын могҗиза дими - ни дисең! Әлеге әкият дөньясын үзе килеп күрмәгәннәр аңлый да, күз алдына да китерә алмый. Безгә, мәктәпнең элеккеге хезмәткәрләренә дә, әлеге белем йортында кунак булырга туры килде. Мул табын артында сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Шау-гөр килеп хатирәләр,...
-
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә язгы кыр эшләрен оешкан төстә башлау, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, терлекчелектә сөт җитештерүне арттырып, көнлек сөт сатуны 155 тоннага җиткерү бурычы куелды. Санитар-экологик икеайлык кысаларында әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, төзекләндерү буенча зур күләмле хезмәт каралган. Аларны сыйфатлы итеп башкару, чисталыкны саклау һәркемнең намус...
-
Илебездә җирле үзидарә көне билгеләп үтелә
Бу уңайдан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин җирле совет депутатларын, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итте. -Халык сезгә һәм сезнең коллегаларга җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүне һәм үзенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү бурычын үтәүне зур ышаныч белән тапшырган. Әйтергә кирәк, дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә җирле үзидарә...
-
Кукмарада "Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир" дигән кисәтү операциясе башланды
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы 21 апрельдән 31 апрельгә кадәр торак секторларны терроризмнан саклауга юнәлдерелгән "Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир" дигән республика буенча комплекслы профилактик операция үткәрә. фото: http://municipalrussia.ru/?mo=113062&t=sp
-
Кукмарада янгынга каршы режим игълан ителде
Язгы-җәйге чорда янгын очраклары күбәю сәбәпле, республикада 20 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим игълан ителде, дип хәбәр итте район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Фәнил Сәгыйтов. Авыл җирлекләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә һәм гражданнарга бу чорда учаклар ягу, камыл, корыган үлән һәм чүп-чар яндыру,...
-
Үткәннәр сагындыра
Түбән Чәбия элек юлсызлык ягыннан иң караңгы авыллардан саналса да, аның табигате, һәр кешесе күңелемә якын. Тәпи атлап киткән җирем, каз бибие саклаган су буйлары, авылымның чикләвекле урманнары, печән чапкан болыннарым, һәрбер аяк баскан җирем йөрәгемдә уелып, хәтер сандыгымда саклана. Күршебездә генә бер өйгә бөтен авыл халкы утырмага җыела торган...