21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Кукмара 4нче мәктәбе укучылары баскетбол ярышында беренче урынны алды
Биектауда укучыларның "КЭС-Баскет" дигән баскетбол лигасының зона этабы узды. Әлеге ярышта 4 мәктәп укучылары да катнашты. Булат Шакирҗанов, Ислам Сәлимгәрәев, Ильяс Мостафин, Руслан Заһидуллин, Булат Һадиев, Артем Зәйнуллин, Азат Әхмәтҗанов, Әдил Бариевлар беренче урынны яуладылар. Аларны ярышка тренерлар Айрат Хамматов һәм Илмар Шәймарданов әзерләде. Февральдә әлеге укучылар район данын яклап...
-
Газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык
"Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык. Иң зур приз - суыткычка Кукмараның Планетарная урамында яшәүче Кәүсәрия Миннегалиева ия булды. 1.Нурафилә Ярмөхәммәтова, Кукмара, Майский урамы, 37 - кофемолка. 2.Гөлфия Шәмсемөхәммәтова, Югары Арбаш, Зеленая, 41 - удлинитель. 3.Н.Шәңгәрәева, Кукмара, Кооператив урамы, 47 - DVD-плеер. 4.Хәкимулла Хаҗиев, Күкшел, Ленин урамы,...
-
ЮХИДИ идарәсе сайтында правасын алдырганнарның, штраф түләми йөрүчеләрнең исемлеге биреп барыла
ЮХИДИ идарәсе сайтында исерек хәлдә машина йөрткән, медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән шоферларның, ЮХИДИ штрафларын түләми йөрүчеләрнең исемлеге биреп барыла. 17 гыйнварга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстан буенча 610 кеше арасында Кукмара районыннан да биш кеше бар. Әлеге ир-егетләрнең дүртесе - 2015, ә берсе 2016...
-
Сәнгать мәктәбендә “Моңлы курай” дигән күргәзмә эшли
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә майлы буяу белән ясалган картиналардан "Моңлы курай" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Сәнгать эшләнмәләренең авторлары: танылган рәссамнар, Татарстан һәм Россиянең рәссамнар союзы әгъзалары Рифкать Вахитов һәм Фәрид Вәлиуллин. Күргәзмәдә рәссамнарның төрле елларда иҗат ителгән хезмәтләре урын алган. Күргәзмә 9 февральгә кадәр эшләячәк. фото: http://kukmor.tatarstan.ru/rus/press/fotoreport.htm/photoreport/591985.htm
-
Район башлыгы үткәргән киңәшмәдә һәр тармакка бурычлар билгеләнде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән киңәшмәдә малларны кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү, язгы кыр эшләренә хәзерләнү, төзелеш тармагында дәүләт программалары кысаларында башкарылачак ремонт, төзелеш эшләренә керешү, мәдәни мирасны саклау елын нәтиҗәле үткәрү, хезмәт хакларын түләү, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү турында сөйләшенде, һәр тармакта төгәл бурычлар билгеләнде.
-
Балга кем дегет сала?
Авыл җирлекләрендә 2013 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча хисап җыелышлары дәвам итә. Иң зур җирлекләрнең берсе булган Зур Сәрдектә җыелыш башкарылган эшләрне барлауга гына кайтып калмады. Чөнки тормыш яхшырган саен, кешенең ихтыяҗы да үсә бара. Шуның белән бергә, күз уңыннан читтә калып килгән мәсьәләләр дә аз түгел. -Авыл җирлегендәге тормыш андагы...
-
Кукмарада быел ЮХИДИ штрафларын түләмәгән 18 кеше тоткарланган
Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә булган мәгълүматлар базасында юл йөрү кагыйдәләрен системалы рәвештә бозучылар турында мәгълүматлар бар. Кагыйдәләр бозуның бер мең һәм аннан да күбрәк очрагы теркәлгән. Әйтик, берәү 2226, ә икенчесесе 1500 тапкыр юл йөрү кагыйдәсен бозган. Мәгълүматлар базасында әнә шундый ун кеше бар. Алар ЮХИДИ хезмәткәрләренең аерым контролендә торалар. Кагыйдәләр...