Кукмара базарында җиләк һәм яшелчә бәяләре
Июль – җәйнең югары ноктасы, иң эссе ае. Табигать төрле үләннәргә, чәчәккә күмелә, төклетура, шөпшә, күбәләкләр очып йөри, аеруча кич белән тирә-якта чикерткәләр черелдәве ишетелә. Бөтен җиргә юкәнең хуш исе тарала. Кояш баегач та, эсселек чигенергә ашыкмый, кошлар сайрый, урман аланында җиләкләр кызара. Авылда печән чабу башлана. Бакчаларда чия, шомыртлар һәм төрле яшелчәләр өлгерә. Кыскасы, барыбыз да күптән көтеп алган җиләк-җимеш чоры килеп җитә. Кемнәрдер аларны үзләре үстерсәләр, икенчеләре базардан сатып алуны кулайрак күрәләр. Сатучылар бүген безгә нәрсәләр тәкъдим тә – шуны белү өчен, шәһәр үзәгенә юл тоттым.
Базарга кергәндә үк, чын җәй тәме сизелә. Тезелеп киткән каен һәм бакча җиләкләреннән күзләр камаша. Яңа пешкән, хуш исле җимешләрдән битараф калучы юктыр, мөгаен.