Фото: Сәрдекбашта хоккей турниры булды
Сәрдекбаш урта мәктәбендә легендар шәхес, элеккеге мәктәп директоры Мөзәкир Нәбиев истәлегенә җиденче тапкыр хоккей турниры үткәрелде. Арча, Балтач, Теләче командаларын җиңеп, Сәрдекбаш командасы Кубокка ия булды, дип хәбәр итте Заһит Мөхәммәтҗанов.