Районыбызның Зур Кукмара җирлегендә медведка табылган
Бакча уңышына зыян салучы корткычларның берсе - медведка. Ул туфракта, тирестә һәм компостта яши. Көрән төстәге, кыска мыеклы, 25-54 миллиметр озынлыктагы бу бөҗәк үсемлекләрнең, бигрәк тә кәбестә, кишер, помидор, борыч, чөгендернең тамырларын зарарлый. Нәтиҗәдә үсемлек һәлак була. Төнлә бу корткыч җир астында ермачлап ясаган юлларында ята, караңгы төшүгә җир өстенә...