20 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Кукмарада ялларда яңгыр явуы көтелә
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, Кукмарабызда алдагы тәүлекләрдә яңгыр явуы көтелә. Һава температурасы 10-12 градус җылы. Якшәмбе, 22 сентябьргә һаваның 15 градуска кадәр җылынуы ихтимал. Атмосфера басымы 752 мм.терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышының нинди булуына карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз. Фото: http://zikzag.ru/foto/2873-poslednie-dni-oseni-ochen-krasivo-smotrim.html
-
Аш.Буҗи башлангыч сыйныф укучылары шигырь яза
Имин булсын юлыбыз! Юллар, юллар…ерак илтә алар, Кай якларга алып бармыйлар. Ни өчен соң шушы озын юллар Һәлакәттән саклап калмыйлар. Адаштыргыч, кавыштыргыч юллар, Зур юлларда бик сак булыгыз. Япь-яшь килеш чикләнмәсен гомер, Имин булсын йөрер юлыгыз. Илмир МУЛЛАХМӘТОВ Балага Урам аша чыкканда Ике якка да кара. Җитешәм дип уйлама, Машина...
-
Кукмара музеенда Шүрәле "яши"
Янәшәсеннән көненә биш-алты тапкыр үтеп китәргә туры килсә дә, Кукмара музеенда инде күптәннән булганым юк иде. Үткән җомгада биредә узган республика семинары барышында соңгы вакытта булган үзгәрешләрне (аеруча ишегалдындагы) күреп сокландым. Экспонатларның күплегеннән, куелышыннан "тел шартлаткан" кунакларны күреп, горурлану хисе дә кичердем. Хәер, бу көнне музейдагы экспонатлар белән ике тапкыр...
-
“Әйтер сүзем бар...” рубрикасында безнең белән аралашыгыз
Хөрмәтле райондашлар, "Хезмәт даны" газетасын яратып укучылар! Сезнең игътибарга "Әйтер сүзем бар..." дигән исем астында өр-яңа рубрика тәкъдим итәбез. Шатлык-сөенечләрегезне, борчу-мәшәкатьләрегезне сайтта безнең белән уртаклашыгыз. Шулай ук сездән кызыклы тәкъдимнәр дә көтеп калабыз. Хат юллау өчен электрон адресыбыз: hezmat_dani@mail.ru.
-
Өр яңа рубрика: “Әйтер сүзем бар...”
Хөрмәтле райондашлар, "Хезмәт даны" газетасын яратып укучылар! Сезнең игътибарга "Әйтер сүзем бар..." дигән исем астында өр-яңа рубрика тәкъдим итәбез. Шатлык-сөенечләрегезне, борчу-мәшәкатьләрегезне сайтта безнең белән уртаклашыгыз. Шулай ук сездән кызыклы тәкъдимнәр дә көтеп калабыз. Хат юллау өчен электрон адресыбыз: hezmat_dani@mail.ru. фото: http://forexaw.com/TERMs/Society
-
Районыбызның шәхси эшмәкәрләре "Россельхозбанк"ның яңа тәкъдимнәрен өйрәнде
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урта һәм кече бизнес әһелләре "Россельхозбанк" ның Татарстан бүлекчәсе һәм Кукмарадагы өстәмә офисы хезмәткәрләре Вәсилә Муллина, Зөбәйдә Шәфигуллиналар белән очрашып, банкның эшмәкәрлекне үстерүгә булышлык итә торган яңа тәкъдимнәрен өйрәнделәр.
-
"Яшел дулкын" акциясендә катнаш һәм бүләк от
"Хезмәт даны " газетасы редакциясе Кукмара поселогында яшәүче газета укучылар арасында йорт яны тирәләрен, урамнарны яшелләндерү буенча "Яшел дулкын" акциясе игълан итә. Аның максаты - әйләнә-тирәбезне мөмкин кадәр яшелрәк, матуррак итү. Акция 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Йорт яны тирәләренә, бакча башларына, урамнарга иң күп агач-куаклар ( юкә, миләш, балан...
-
Танькино авылыннан 25 яшьтә чыгып китеп хәбәрсез югалган ир-егет өенә 20 елдан соң кайта
Танькино авылында гомер кичерүче Раиса апа Карпова 1992 елда Казахстанга китеп хәбәрсез югалган 25 яшьлек улы Викторны 20 ел буе әнә шулай көтә. Көн дә иртән һәм кичен капка баганасына сөялеп, күзләрен олы юлга төбәгән ананың кичерешләрен әйтеп бетерерлек түгел: елыйм дисә, яше таммый, кеше белән ачылып сөйләшим дисә, һәркемнең...