19 февраль 2015 яңалыклары
-
Кукмарага Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин килде (+фото)
Бүген район Советының 42нче сессиясе булып үтте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлары, урынбасарлары катнашты. Сессиягә кадәр Алексей Песошин Пчеловодтагы "Стройком" сәнәгать мәйданчыгында, металл савыт-сабалар заводында продукция җитештерү барышы белән танышты, Кукмара поселогында яшәүче, тиздән 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк...
-
Мәчкәрәдә тарихи бина яңартылды
2014 ел мәдәният һәм сәнгать елы булу уңаеннан күп кенә истәлекле урыннар яңартылды. Районыбыз авыллары һәм поселоктагы истәлекле, архитектура һәм табигать һәйкәлләрен, тарихи урыннарны барлау, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатыннан район газетасы тарафыннан "Кукмараның җиде могҗизасы" дип аталган конкурс оештырылган иде. Безнең Мәчкәрә махсус (коррекция) интернат-мәктәбенең дә ике катлы таш...
-
Үзәкләргә үткән аракы
Аракы бәяләренең кимүе турындагы хәбәрне салырга яратучыларның үзләреннән башка сөенеп каршы алучы булдымы икән? Юктыр ла. Үзәкләргә үткән аракы бит инде ул. Әле беркөнне авылдагы кибеткә кергәч, анда "сыртлап" өелгән аракы тартмаларын күреп шаккаттым. Сатучыдан: "Моның кадәр "чәкүшкә","брат" ларны алып бетерәләрме әллә?"- дип сорадым. "Ике көннән берсе дә калмый аларның",...
-
Кукмара баскетболчылары Кама Аланыннан җиңү белән кайттылар
Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кама Аланында узган баскетбол буенча ачык турнирда "Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашып, икенче урынны алдылар. фото: http://operkor.net/basketbol-kazaxstanskaya-astana-oderzhala-pobedu-nad-rossijskimi-ximkami/6464.html
-
Язгы елга күз алдында
Туксанынчы еллар башында йомыш белән Лубян авылына барырга туры килде. Район үзәгеннән шактый читтә, йөзьяшәр урманнар, Нократ елгасы буена сыенып утырган авыл бу. Апрель башы иде. Ул чагында елга аша Лубян белән ике араны тоташтыра торган күпер юк әле. Шулай да тәвәккәлләп юлга чыктык. Нива машинасында без дүрт кеше: шофер,...
-
“Тылсым”да чаңгы терапиясе кулланыла
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә, гади дәвалау күнегүләреннән тыш, чаңгы терапиясен дә куллана башлаганнар. Мондый күнегүләр өлкәннәрнең хәрәкәт активлыгын арттыра, кәефен яхшырта икән. Алар дәвалау физкультурасы буенча тәҗрибәле инструктор Ольга Михайлова кул астында шөгыльләнәләр. Үзәк территориясе дә чаңгыда шуу өчен мөмкинлек бирә. фото: http://nspt4kids.com/category/physical-therapy/page/7/
-
Прокуратурада киңәшмә узды
Шушы көннәрдә район прокуроры хокук саклау органнары тарафыннан экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы законнарның үтәлүенә багышланган киңәшмә үткәрде. Әлеге чарада хокук саклау органнарының үткән елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, хисаплар тотылды, проблемалар барланды, агымдагы елга бурычлар билгеләнде, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Вилнур Кәримов. фото: http://computer-upgrade.ru/goro/?index
-
Безнең Санька апа 90ны тутыра
Мөхтәрәм яшькә җиткән Александра Михайлова турында язмакчы булам. 90 яшен тутыручы әбекәй, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый, дәваханә юлын белми дисәң дә була аның турында. "Әле соңгы араларда гына аякларым сызлый башлады. Киленем дарулар алып кайтып бирә", - диде ул. Инде күптән әби булса да, без аны Санька апа дип йөртәбез,...