18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Кукмара вокзалыннан вагонга утыру үзе бер бәла
Сәламәтлегем какшап китеп, шактый гына Казан дәваханәсе юлында йөрергә туры килде. Кул астымда шәхси автомобилем булмагач, электр поезды белән бара идем. Әмма Кукмара вокзалыннан вагонга утыру үзе бер бәла, җәмәгать. Поезд платформага килеп туктаганчы ук ничекләр менәрмен инде дип кайгыра башлый идем, чөнки аның баскычлары шундый биек. Ярый ла гел...
-
Кукмаралыларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова кабул итәчәк
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе оешуга уналты ел тулу уңаеннан, партия җитәкчелеге карары нигезендә, 3 декабрьгә кадәр партиянең барлык региональ һәм җирле бүлекләрендә Кабул итү көннәре үткәрелә.
-
Фото: Кукмара һәм Түбән Кама районнары Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлекне үстерәчәк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Түбән Кама муниципаль районының Түбән Кама шәһәре белән Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында килешү һәм Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәре белән Чжэцзян провинциясенең Юйхуань шәһәре арасында Хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Документларга Рөстәм Миңнехановның Сычуань провинциясенең Мэйшань шәһәре...
-
Фото: Районыбызның мәгариф учрежденияләрендә юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алдылар
19 октябрь - юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне.
-
Фото: Кукмара районында юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Кукмара - Шәмәрдән юлының 20 чакрымында чит ил автомобиле юл читенә төшеп капланган
-
Кукмарада балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә
Анда белгечләр төрле сорауларга җавап бирәчәк
-
Кукмаралылар, әйдәгез, референдумда катнашыйк!
Җәмәгать, Кукмара районы халкы, әйдәгез, бердәм булып референдумда катнашыйк әле. Ни өчен өндим дисезме? Әйләнә-тирәгә күз салыйк. Күзебез күрсә, акылыбыз үз урынында булса, районда бик күп нәрсә үзгәрүен танырбыз. Әле кайчан гына бата-чума йөргән урамнар, тыкрыклар урынына тип-тигез тротуарлар барлыкка килде. Ышанычлы йөрер өчен машина юллары рәтләнде. Без, өлкән буын...
-
Үзара салым: Мәмәшир авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылган?
Үзара салым программасының авылдагы проблемаларны хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен һәм аның кирәклеген күпләр аңлый. Программаның асылы шуннан гыйбарәт: җирлекләрдә башкарыласы эшләр өчен, референдум нигезендә, һәр кешедән билгеле бер суммада акча җыела, гади итеп әйткәндә, салым түләнелә. Җыелган акчаның һәр сумы өчен дәүләт 4 сум өсти. Әйтик, 100 мең сум...
-
Әйдәгез, әниләрне котлыйк!
Әниләр өчен үз баласыннан җылы сүз, изге теләк ишетүдән дә зуррак бүләк юктыр. Ә аларны без тормышта нигәдер бик сирәк белдерәбез. Әйдәгез, 26 ноябрь - Әниләр көне алдыннан күңелебездә йөрткән ярату, хөрмәт хисләрен "Хезмәт даны" газетасы аша иң кадерле кешеләребезгә җиткерик әле. Бу алар өчен көтелмәгән сюрприз булыр һәм күп...