18 май 2015 яңалыклары
-
“Пежо” белән “Митсубиси” бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар (+ФОТО)
Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте була, "Пежо" белән "Митсубиси" бәрелешә. Бу хакта "ВКонтакте" социаль челтәрендәге төркемнәрнең берсендә хәбәр итәләр, дип яза prokazan.ru. Авария төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә була. Ике автомобильгә дә зур зыян килә. Алдан фаразларга караганда, ике хатын-кыз авыр хәлдә дәваханәгә җибәрелә. Шахитләр фикеренчә, юл фаҗигасе исерткеч эчемлекләр кулланган автомобиль...
-
Кукмарада яшәүче Әкълимә апа Юнысова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (+ФОТО)
Бүген Кукмарада яшәүче Юнысова Әкълимә Гомәр кызына 90 яшь тулды. Юбилярны район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина котлады, ул туган көн иясенә Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, Олыяз авыл җирлеге башылгы Рамил Мәликов, район социаль яклау...
-
Районыбызның Киндеркүл авылы янындагы сусаклагычны капиталь төзекләндерү эшләре бара(+ФОТО)
Ямьле җәй аена керергә дә санаулы көннәр калып бара. Һава температурасы күтәрелеп, кызу көннәр башланса, яшьләр елга-күл буйларына ашыгыр. Районыбызда әлегә кояшта кызыну һәм су коену өчен махсус билгеләнгән урыннар булмаса да, буаларның берсенең дә буш торганы юк. Әмма шулай да халык чиста сулы, төзекләндерелгән сулыкларда ял итүне кулайрак күрә....
-
“Кыңгырау” балалар бакчасында “Яшь талантлар” конкурсының финал өлеше узды
Гомумроссия мәгариф профсоюзларында Яшьләр елын уздыру белән бәйле рәвештә, поселокның "Кыңгырау" балалар бакчасында "Яшь талантлар" конкурсының финал өлеше узды. Анда балалар бакчаларында эшләүче сигез педагог катнашты. Беренче урынны поселокның "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Петрова алды, икенче-өченче урыннарны исә поселокның "Гөрләвек" һәм Зур Сәрдек авылы балалар бакчалары тәрбиячеләре Наталия Яковлева...
-
Поселокның үзәк мәчетендә төзекләндерү эшләре бара
Кукмара поселогының үзәк мәчетендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды, бүгенге көндә аның түбәсе яңартыла. Ремонт эшләре иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Халыктан 100 мең сумннан күбрәк акча җыелган. Башкаларны да бу изге эшкә үз өлешләрен кертергә чакырабыз. Акчаларны "Мы вместе" дигән фонда күчерергә кирәк. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмараның ял паркларына исемнәр сайлыйбыз
Бистәбезнең 4нче урта мәктәп янындагы мәдәният һәм ял паркына, үзәктә урнашкан, элек "Ленин бакчасы" дип йөртелгән парк-скверга исемнәр сайлау буенча конкурс игълан ителә. Сез аны нинди исемнәр белән атап йөртер идегез? Бу турыда сез редакциянең 2-65-59, 2-65-60 телефоннары аша хәбәр итә аласыз. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
“Язгы җиңү” конкурсының Гран-при иясе Әлфинур Юнысова булды
Үзешчән композитор Илгиз Зарипов оештырган "Язгы җиңү" җыр фестиваль-конкурсы Зур Кукмара авылы мәдәният йортында зур оешканлык белән үтте. Әлеге конкурста төрле яшьтәге 35 жырчы-биюче катнашты. Танылган җырчы, якташыбыз Вадим Захаров җитәкчелегендәге жюрига җиңүчене билгеләү җиңелләрдән булмады. Гран-прига Кукмарадан Әлфинур Юнысова лаек булды. Роза Фәйзрахманова, Илсөяр Сираҗиева, Хатыйп Бәдретдинов, Фәрит Сәлахетдинов,...
-
18 май – Халыкара музейлар көне
Моннан егерме ел элек, Бөек Җиңүнең 50 еллыгын каршылау алдыннан, районыбызда мөһим тарихи вакыйга булды: Кукмара туган якны өйрәнү музее ачылды. Музей бертуган Родыгиннар йортының аскы катында урнашты. -Экспонатлар туплауны үзебезнең өй чормасында сакланган ике җиз самавыр белән борынгы ике китап һәм кызыл башлы ике киндер сөлгедән башладым, - дип...