17 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Һәлакәткә очраган самолетта Татарстан Президентының да улы булган
Бүген 19.26 сәгатьтә Мәскәүнең "Домодедово" аэропортыннан Казанга кайтучы самолет һәлакәткә очрый. Самолетта барлыгы 50 кеше - 44 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле булган. Аларның барысы да һәлак була. Һәлак булучылар арасында Татарстан Президентының өлкән улы Ирек Миннеханов һәм Татарстан буенча УФСБ башлыгы Александр Антонов та булган. Һәлакәттә вафат булучыларның гаиләләре,...
-
Улымны юксынып яшим
Кайгы бит ул һич көтмәгәндә килә. Табигатьнең матурлыгына, Ходай биргән бар муллыкка сөенеп яшәгәндә бар да югалды - кадерле улыбыз Азат Вәлиев безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бу гаиләбезгә, туганнарыма, авыл халкына әйтеп бетергесез югалту булды. Тормыш иптәше белән аерылышуын ул бик авыр кичерде. Балаларым, дип аларны жәлләп, сагынып күпме...
-
Кукмаралылар бүген юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә ала
Бүген, 17 ноябрь, юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, агымдагы елның ун аенда район территориясендә 44 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 9 кешенең гомере өзелгән, 47 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Балалар белән бәйле 6 һәлакәт теркәлгән, бер бала һәлак булган, 8е төрле тән җәрәхәтләре алган....
-
Олыяздан Рәсимә Сәләхова үзенең 40 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган
Олыяз кызы Рәсимә Сәләхова мәгариф юлында 40 ел армый-талмый хезмәт куйган, СССР һәм РСФСР халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек булган укытучы. Рәсимә ханым сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә тумаган да була ул. Әнисе Сабирәттәйгә, баласыннан күз яшьләрен яшерә-яшерә, тормыш арбасын берүзенә сөйрәргә туры килә. Соңыннан, Шәүкәт Галиевның...