17 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Агач һәм куаклар утырту өчен иң уңай вакыт җитте
Кемнәр генә сатмый агач һәм куак үсентеләрен! Ашыгып, уйламыйча алган кешеләр арасында алданучылар байтак. Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе белгечләре рейдлар вакытында намуссыз сатучыларга тап була. Андый сатучыларга штрафлар салынса да, штраф күләмнәре зур булмаганлыктан, тикшерүләрнең нәтиҗәсе аларны куркытмый. Сатып алучыларга нәрсәгә игътибар итәргә соң? Чын, сыйфатлы агач-куакларны бары махсуслашкан...
-
Манзарасның яшь юл инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре белән рейдка чыкты
"Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында Манзарас мәктәбенең яшь юл инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре белән берлектә рейдка чыктылар. Укучылар шоферларга, җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган брошюралар, календарьлар өләштеләр.
-
2016 елга БДИ расписаниесе проекты
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән. Имтиханнар ике этапта узачак: вакытыннан алда һәм төп. Ведомствоның сайтында хәбәр ителгәнчә, БДИның вакытыннан алда этабы 2016 елның 21 мартына үткәрелә. БДИның төп этабы сайлап алынган...
-
Билгесез ир-ат лифтта 10 яшьлек кызны көчләп качкан
Әлеге коточкыч хәл 2 сентябрьдә көпә-көндез, Казанның Оренбург трактындагы бер йортның дүртенче катында була. Билгесез ир-ат лифтта 10 яшьлек кызга карата җенси характердагы гамәлләр кыла һәм качып китә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, урамда уйнап йөргән кызны әлеге ир-ат югалган песиен эзләү сылтавы белән подъездга чакырып ала. Икәүдән-икәү генә калгач, йортның...
-
Кеше китә – изге эше кала
28 июль көне башланып, 20 минут үткәннән соң, Шепшеңәр авылының хөрмәтле имам-аксакалының йөрәге тибүдән туктады. Бөтен авыл халкына зур кайгы килде, чөнки иң мөхтәрәм кешеләренең берсе араларыннан китеп барды. Мин дә шул минутта яраткан бабамны югалттым. Әгәр дә тагын бер генә ел яшәсә, Фәүзия әбиебез белән бергә яши башлауларына 60...
-
Ядегәр авылында төзекләндерелгән "Габделхак" мәчете ачылды (+Фото)
Май аеннан бирле Ядегәрнең "Габделхак" мәчетендә кызу эш кайнады. Заманында Ядегәр төбәге халкына дини гыйлем биргән Габделхак Каюмовның уллары, оныклары, энесенең матди ярдәме белән авыл мәчете төзекләндерелде. Иске мәчет бинасына өстәп 4х6 метрлы яңа янкорма төзелгән, ул җирлектәге дүрт авылга мәдрәсә булыр дип планлаштырыла. Яңа янкорма өстенә 17 метр озынлыктагы...
-
РДКда “Сөмбелә” бәйрәме узачак
21 сентябрьдә район Мәдәният йортында халкыбызның милли бәйрәме - "Сөмбелә" оештырыла. 1. Районыбызның үзешчән сәнгать төркемнәренең иҗади сезонны ачу концерты. 2. Хуҗабикәләр бәйгесе: - иң мул көзге уңыш - көзге уңыштан күптөрле ризыклар - иң күркәм чәчәк бәйләме - иң оригиналь җиләк-җимеш. Хуҗабикәләрне бәйгедә катнашырга көтеп калабыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә....
-
Кукмара район Советы сессиясе була
21 сентябрьдә, 12.00 сәгатьтә район Советы бинасында өченче чакырылыш район Советының беренче сессиясе була.
-
Кукмарага Республиканың балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина килде
"Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Республикабызның балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина булып киттеләр. Алар үзәк, уен һәм спорт мәйданчыклары, тернәкләндерү җиһазлары һәм ысуллары, технологияләре белән таныштылар. Тегү һәм агач...
-
Җырчы Алсуның энесе үзеннән олырак миллионер кызына өйләнгән (+Фото)
Җырчы Алсу энесенең туенда булган - 19 яшьлек Ренард Сафин тормыш юлын 25 яшьлек Зәлинә Сөләйманова белән бәйләргә булган. Яшь парлар Мәскәүдә язылышкан. Танышулары өчен әти-әниләренә рәхмәтледер алар. Дачалары янәшә булган ике гаилә шул рәвешле кодалар булып куйган. Кияү егете әле эшләми, студент. Шулай да инде әти булырга җыена, ди....
-
Нырьяда булган янгыннан соң ир кеше мәете табыган
15 сентябрьдә, төнге сәгать унберенче яртылар тирәсендә, Нырья авылындагы бер хуҗалыкта янгын чыга. Нәтиҗәдә йорт-җир, каралты-кура, мал-туар янып көлгә әйләнә. Өй эчендә ир кеше мәете табыла. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=814.-nAwTsgh4IpCuQDoElZaXytarkb2zKh-
-
19 сентябрьдә Кукмарада мәгариф учреждениеләренең ярминкәсе була
Җиңү паркы каршындагы мәйданда район мәгариф учреждениеләренең традицион күргәзмә-ярминкәсе үткәрелә. Башлана сәгать 9.00 да.
-
“Әсәнбаш” агрофирмасында игенчелек һәм терлекчелек мәсьәләләренә багышланган район семинар-киңәшмәсе узды (+Фото)
Семинарда катнашучылар "Заря" бүлекчәсенең Иске Юмья, "Алга" бүлекчәсенең Березняк фермасында булып, терлекләрне асрау, ашату тәртибе белән таныштылар. "Әсәнбаш"та терлекчелектә күп күрсәткечләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда югарырак. Ләкин сөт җитештерүдә барлык резервлар да кулланылмый әле. Бүгенге көндә һәр сыердан көнлек савым 10,8 литр тәшкил итә. -Уртача савымны 18 литрга...