17 июнь 2015 яңалыклары
-
Кызыл Тау авылында якташлар очрашуы узды (+Фоторепортаж)
Кызыл Тау авылы клубында нинди генә чаралар уздырылмый?! Шушы көннәрдә клуб мөдире Анфиса Егорова бик матур итеп "Кайда минем яшьлек елларым?" дигән якташлар очрашуын үткәрде. -Бәйрәмгә Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә, күрше Мамадыш районында, районыбыз авылларында гомер кичерүче якташлар кайткан иде. Очрашу истәлекләрне барлау, Түбән Өскебаштан җырчылар Газинур Заһидуллин,...
-
“Сөт иле” холдингы Кукмарада республика семинары уздырды (+Фоторепортаж)
Бүген "Сөт иле" холдингының "Әсәнбаш", "Лесной", "Дружба" филиалларында республика семинары үтте. Анда "Сөт иле" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенең генераль директоры Минсәгыйрь Нуртдинов, ашлык ресурсларын эшкәртү департаменты җитәкчсе Рафил Ибраһимов, генераль директор урынбасарлары, ширкәтнең республикадагы башка филиалларының генераль директорлары, ветеринария табиблары катнашты. Семинарда катнашучылар иң элек Иске Юмья авылындагы терлекчелек фермасында булып,...
-
Бер ир-атны яшен сугып үтергән
Әлеге хәл кичә кичке якта, Арча районы Ташкичү авылында булган, дип хәбәр итә http://intertat.ru. Ир-ат басуда эшләгән һәм яшен вакытында куркынычсыз урынга качып өлгерә алмаган. Яшен сугу аркасында ул урында ук вафат булган. Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстанда гарасат узды: алты райондагы 7 мең кеше яшәгән торак пункт утсыз калды. фото:...
-
Сәхәр ашау һәм ифтар (авыз ачу) тәртибе
Иртәнге ашау-эчүне кояш чыкканчы 2 сәгать алдан тәмамларга кирәк. Мәсәлән, 18 июнь көнне кояш 2 сәг. 47 минутта чыга. Сәхәрне ул көнне 00. 47 дә, ягъни 1 туларга 13 минутта тәмамларга кирәк. Сәхәр тәмам булганнан соң, ошбу дога укылыр: Нәүвәйтү ән әсуумә саумә шәһри Рамәдаанә минәл фәҗри иләл мәгъриби халисан...
-
Мөфтият хәбәрләре
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышында быелгы Рамазан аена бәйле мәсьәләләр каралды. Дин әһелләре үзара киңәш тоткач, мондый карарга килделәр: - Рамазанның беренче көне - 18 июнь; - Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла; - Рамазанның соңгы көне - 16 июль; - Ураза бәйрәме - 17 июль (җомга...
-
Кукмара Сабан туенда спорт ярышларының җиңүчеләре (исемлек)
Шашка (ир-егетләр) 1.Нияз Миниятуллин, Кукмара 2.Фәнзил Закиров, Кукмара 3.Илгиз Хаҗиев, Кукмара. Шашка (хатын-кызлар) 1.Гүзәл Кәримова, Саба 2.Сирина Мөхәммәтова, Саба 3.Ландыш Гарифуллина, Балтач. Йөгерү (кечкенәләр, кызлар) 1.А.Шиһапова, Зур Кукмара 2.А.Шакирова, Янил 3.К.Зарипова, Зур Кукмара. Йөгерү (малайлар) 1.М.Димитриев, Нырья 2.И.Мостафин, Зур Кукмара 3.Р.Алексеев, Нырья. Авыш колга И.Шәйхиев, Пчеловод 2.А.Нәҗмиев, Байлангар 3.А.Самиев, Ядегәр....
-
Сөт җитештерү буенча Кукмара - республикада икенче урында
Хәзерге вакытта район буенча көнгә барлыгы 175 тонна сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч буенча республикада кукмаралылар Балтачтан соң икенче урында баралар. "Урал" белән "Рассвет" хуҗалыклары икесе бергә көнгә 40 тонна, "Вахитов" исемендәге хуҗалык - 31, "Әсәнбаш" агрофирмасы 23,5 тонна сөт сава. Иң түбән күрсәткечләр "Тукай", "Кукмара" агрофирмаларында һәм Үрәсбаш ярдәмче хуҗалыгында....
-
“Хезмәт даны”на язылырга ун көн вакыт калды
Сүз подписка турында бара, дуслар. Моңарчы без кызу эш белән мәшгуль булдык: иртә яздан йорт-җирләребезне тәртипкә китереп, бәрәңге-яшелчәләр утырттык, аннан чүп утадык. Мәктәпләрдә чыгарылыш укучыларын БДИларга әзерләделәр, сынаулар башлангач, имтиханнар ничек узар дип, әти-әниләр белән бергә ут йоттылар. Сабантуйларны кайткан кунаклар алдында йөз кызармаслык итеп үткәрү өчен дә нык тырышырга...
-
Кукмара Сабан туеннан фоторепортаж (6 бүлек)
Бәйрәм мизгелләре: