17 апрель 2015 яңалыклары
-
Хәбәрсез югалган яшүсмер малайны эзлиләр
Эзләү эшләре инде алтынчы тәүлек дәвам итә. Яр Чаллы шәһәрендә 15 яшьлек Руслан Рагимов хәбәрсез югалган. Укучы баланы соңгы тапкыр "Универсам" тукталышында күрәләр, ул №42нче автобуска утыра һәм яңа шәһәр ягына таба китә. Шуннан соң аны беркем дә күрми. Руслан Рагимов капюшонлы, кара кышкы пуховиктан, зәңгәр джинс чалбардан, зәңгәр джимпердан,...
-
Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Голос.Дети" финалында көч сынаша
Беренче каналда туры эфирда "Голос.Дети" проектының финалы бүген була. Тамашачылар тырышлыгы белән финалга узган Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗановага бүген ярдәм аеруча кирәк. "Су буйлап" җырын башкарып, жюрины һәм тамашачыларны таң калдырган Сәйдә җиңәргә мөмкин. Бүген кич иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче булачак. Тапшыру "Время" яңалыклары беткәч башлана. Теләге булган...
-
Ныртыда Шипулинга алмаш үсә
Нырты урта мәктәбенең 3 сыйныфында гына укый әле ул Реналь Камалиев. Шулай булса да, тырышлыгы, үҗәтлеге белән спортта инде матур күрсәткечләр дә яулый башлаган. Кукмараның данлыклы тренеры Илфар Сәлаховның чаңгы түгәрәгенә мәктәптә укый башлагач та килә ул. Сәвия әбисе белән бергә барып, түгәрәк турында кызыксыналар һәм Реналь атнага ике тапкыр...
-
“Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы өмәне башлап җибәрде (+ФОТО)
Санитар-чистарту икеайлыгы кысаларында бүген бердәм булып өмә ясадык, үзебезнең редакция бинасы янын тәртипкә китердек. Көздән шактый гына чистарыну эшләре башкарган булсак та, калын кар юрганы астыннан бик күп чүп-чар чыккан. Корыган яфрак-үләннәр, чыбык-чабыклар -барысы да тырмалап, себереп түгелде. Бердәмлек - тау күчерә, дип белми әйтмиләр. Һаваның бераз көйсезләнүен исәпкә алмаганда,...
-
Поселокның “Кыңгырау” балалар бакчасында спорт бәйрәме узды
Кукмара 7 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасының 2 нче номерлы уртанчылар төркеме катнашында "Әти, әни, мин -спорт гаиләсе" дигән темага бик матур чара узды. Чарада Шакиров, Гайнетдинов, Хәмидуллин, Мәрдановлар гаиләләре катнашты. Алар үзләренең җитезлекләрен, уңганлыкларын, гаиләдәге дуслыкларын күрсәттеләр. Бәйге спорт уеннары һәм шушы төркемдә йөрүче балалар чыгышы белән үрелеп барды....
-
Күппрофильле лицейның шахматчы егете Ирек Галиев булдыра!
Баулыда, Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, шахмат буенча "Кама аръягы. Гран-при" кубогының этап ярышлары үтте. Анда республикадан һәм күрше төбәкләрдән 111 яшь шахматчы катнашты. Кукмарадагы күппрофильле лицейның 4 В сыйныфы укучысы Ирек Галиев 9 мөмкинлектән 9 очко туплап, турнирның җиңүчесе булды. Саба районының Лесхоз бистәсендә Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы Нургали...
-
Кукмаралылар "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форумда катнашты
Татарстанлылар моннан берничә атна элек "Президент белән бергә" дигән иҗтимагый хәрәкәткә берләшкәннәр иде. Казанның "Корстон" күңел ачу комплексында оештырылган "Без булдырабыз! Без бергә!" дигән форумда исә ул яшьләр оешмалары инициативасы белән гомумреспублика хәрәкәтенә әверелде. Аның төп максаты - республика халкын берләштерү, "Стратегия 2030", Президент программаларын, инициативаларын тормышка ашыруда катнашу. Форумга...
-
Кукмара районыннан армиягә 80нән артык егет китәчәк
1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды. Ил алдындагы бурычларын үтәргә безнең районнан сиксәннән артык егет китәчәк. Район хәрби комиссариатына барлыгы 400гә якын егет чакырылып, медицина һәм хәрби хезмәткә чакыру комиссияләрен үтте инде. Бу көннәрдә Казаннан килгән хәрби табиблар комиссиясе 120 егетнең кабаттан сәламәтлеген тикшерде, шуннан соң булачак солдатларга повесткалар тапшырылды....
-
Районыбыз умартачыларының җыелыш-киңәшмәсе булды (+ФОТО)
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе булды. Умартачылар берлеге җитәкчесе Таһир Бариев алып барган очрашуда кортларны кышлату нәтиҗәләре, төрле авырулар белән көрәшү алымнары, бал корты продукциясен урнаштыру юллары, аларның бәяләре һәм башкалар турында сөйләшенде. Болыннарда кыр чәчәкләрен саклап калу, басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне киметү кебек фикерләрләр дә...