17 февраль 2016 яңалыклары
-
Яшь җырчы Гөлназ Асаевага егете кыйбатлы машина бүләк иткән! (+ФОТО)
Күптән түгел генә Казаннан Уфага күченеп киткән яшь җырчы Гөлназ Асаевага сөйгән егете Mercedes машинасы бүләк иткән. Ләкин Гөлназ мондый зур бүләкне алудан баш тарткан! - Ул - Казан егете, бер-беребезне кечкенәдән белсәк тә, ике ел элек кенә очраша башладык. Гел Уфага килеп йөри. Гашыйклар көненә, кызганыч, килә алмады, ләкин...
-
Юл фаҗигасендә 20 яшьлек кыз үлгән, икенчесе – комада
Түбән Кама шәһәре янындагы юл-транспорт һәлакәтенең бүген, 17 февраль иртәсендә - 9:30 сәгатьтә булуын җиткергән идек. Фаҗигагә китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы - Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан диелде. "Газель" белән җиңел машина - "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Җиңел машинаның 24 яшьлек йөртүчесе...
-
"Кукмара кышы" җыр фестиваленнән фоторепортаж һәм видео
Узган җомгада район Мәдәният йорты бинасы умарта күчедәй гөжләде. Анда райондашларыбыз бердәм булып "Кукмара кышы" татар җыры фестиваль-конкурсының Гала-концертына килгәннәр иде. Ак яулыклы бер әбекәй әйтмешли, Казан җырчыларын телевизордан көн дә күреп торабыз, ә менә үзебезнекеләр... тансык! Быел үзенең 25 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтүче җыр бәйрәменең вакытсыз арабыздан киткән...
-
Туган якта сезне көтәләр
Кайсы гына уку йортын алып карасаң да, аларның һәммәсендә диярлек кукмаралыларны очратырга мөмкин. Шунысы сөенечле: һөнәр үзләштерү белән беррәттән, спортта да, мәдәният-сәнгать, фән өлкәсендә дә горурланып сөйләрлек уңышлары бар егет-кызларыбызның. Узган ел яшьләр катнашында үткәрелгән дөньякүләм чараларда райондашларыбызның катнашуы да моңа ачык мисал. Әмма актив, конкурентлыкка сәләтле, тырыш яшьләр ни...
-
Безгә дә теннис өстәле кирәк
2016 ел районда "Спорт һәм яшьләр сәясәте елы" дип игълан ителде. Безнең Балды-Кенә авылы клубында теннис өстәле дә, бильярдныкы да юк. Югары Күзмись һәм Нырья клубларында алар бар, тик без уйнау өчен көн саен анда барып йөри алмыйбыз бит инде. Безнең авыл белән Нырья арасы алты чакрым. Спорт елында кечкенә...
-
Битләнгер авылында кичке уен үткәрелде
Битләнгер авылы клубында Түбән Өскебаш, Кызыл Тау авылыннан килгән өлкәннәр белән бергә кичке уен үткәрелде. Халкыбызның "Назалы", "Биш парлы", "Борылдырыш", "Йөзек салыш", "Түбәтәйле" кебек милли уеннары, гармун моңы астында җыр-биюләр башкарылды. фото: https://im0-tub-ru.yandex.net/i?id=76cd90405de82d9a4eeeae30ace1dcb1&n=33&h=215&w=287
-
Иң яхшы мәшгульлек үзәге - безнеке
Республикада халыкның мәшгульлеген тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның 2015 елгы нәтиҗәләре - республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең бу көннәрдә үткән утырышында әнә шул мәсьәлә каралды. Биредә "Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге" дигән республика конкурсына йомгак ясалып, әлеге мактаулы исемгә районыбызның мәшгульлек үзәге лаек дип...
-
Район Советы утырышы була
Район башлыгының 32 санлы 15.02.2016 елгы карары нигезендә 24 февральдә 14.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында өченче чакырылыш район Советының чираттагы алтынчы утырышы була. Көн тәртибендә районның 2015 елда социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар каралачак.
-
Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр игътибарына!
10нчы районара салым хезмәте исегезгә төшерә: үткән елгы чор өчен физик затларның керемнәренә салым (3-НДФЛ) буенча декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшыру кирәк. Декларациядә: -милек сатудан (3 елдан ким вакыт шәхси милек булып торган очракта), -фатир, бүлмә, башка милекне арендага биреп торудан, -репетитор хезмәтеннән, -лотерея уенында һәм тотализаторда отудан, -бүләк алудан...