17 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Фото: Татарстанның бер авылын кыш уртасында су баскан
Кондызлар буасын җимерү өчен Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рөхсәте кирәк.
-
Татарстанда 200 һәм 2000 сумлык акчалар белән проблемалар турында хәбәр итүне сорыйлар
Сатучының яңа банкноталарны кабул итүдән баш тартуы административ хокук бозу буларак карала.
-
Татарстанның биш районында гына туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк
2017 елда республикада 48 мең 596 бала туган
-
Райондашыбыз “Туым Жондозы” фестиваленең юбилей концертында чыгыш ясады
Райондашыбыз, Алабуга мәдәният көллияте студенты Аида Егорова "Туым Жондозы" керәшен җырларын башкаручылар конкурс-фестивалендә катнашып, лауреат исемен яулады. Ул шулай ук фестивальнең юбилей концертында чыгыш ясап, статуэтка белән бүләкләнде.
-
Кукмара урамнарыннан 1120 тонна кар түгелгән
Бүгенге көндә Кукмара урамнарын чистартуда "Чиста шәһәр" оешмасыннан 21 берәмлек махсус техника,унбиш хезмәткәр катнаша. Юллар, тротуарлар кардан чистартылып, тозлы ком катнашмасы сибелә. Үткән ел шәһәр урамнарыннан барлыгы 9100 тонна, ягъни 2600 КамАЗ машинасы кар чыгарылган булса, быел инде1120 тонна - 320 КамАЗ кар түгелде, дип хәбәр итте "Чиста шәһәр" оешмасының...
-
Райондашыбыз Студентлар лигасы һәм Яшьләр иҗаты академиясенең бүләкләренә лаек булды
Мәдәният һәм хәйриячелек өлкәсендә уңай күрсәткечләре, республика, региональ, россиякүләм фестиваль-конкурсларда катнашып, зур нәтиҗәләргә ирешүе өчен, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Нияз Кәримуллин Татарстан Республикасы Студентлар лигасы һәм Яшьләр иҗаты академиясенең рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
Кардәшем, балаң туган телен беләме?
Һәрбер әти-әни баласына яхшы тәрбия, төпле белем, һөнәр бирү белән беррәттән, анда үз милләтенә, теленә, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләргә бурычлы. Әмма без дөньяга беренче аваз салган баланы кулыбызга алуга, аны үзебезнең туган телебездә "кызым", "улым" дип түгел, "сыночек", "доченька", вот бабуля", " вот дедуля" дип сөеп-сөеп рус теленә өйрәтә башлыйбыз. Хәзерге...
-
Фото: “Восток” хуҗалыгында семинар үткәрелде
"Восток" хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында 2017 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар мегафермада булдылар, төзекләндерелгән мал торакларын, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен, силос траншеясын карадылар, шулай ук машина-техника паркында булып, ремонт барышы белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Ризилә КОРБАНОВА...