16 август 2016 яңалыклары
-
Нырья һәм Каенсар җирлекләрендә халык җыеннары үтте
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Бүген ул Нырья һәм Каенсар авыл җирлекләрендә үткәрелде. Анда җирлек башлыклары Вячеслав Васильев, Илфат Мифтаховларның хисаплары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды,...
-
"Тылсым"да күңелле ял итәләр
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр өчен төрле кызыклы чаралар үткәрелеп килә. Мәсәлән, Могҗизалар кыры уены да күпләрнең күңеленә хуш килде. Шулай ук алар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музеена, төзекләндерелгән Нурминкә елгасы буена да экскурсияләр оештырылды, дип хәбәр итте Рәшит Минлегалиев.
-
Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" гомумреспублика эстафетасы үтәчәк
Иртәгә, 17 августта 17.00 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Көчле Татарстан! Бердәм Россия" гомумреспублика эстафетасы үтәчәк. Кукмаралылар анда катнашучыларның чыгышларын тыңлап, районның алга таба үсешенә кагылышлы сораулар бирә алачаклар. Эстафета кысаларында республиканың "Яшьләр һәм уңышлылар" иҗтимагый хәрәкәте татар эстрадасы йолдызлары Ренат Гыйләҗев һәм "Болгар кызлары" ансамбле катнашында "Мин яратам сине,...
-
Янгында зыян күргән Вьетнам базары яңадан ачыла
Бүген, 16 августта, 2014 елда янгын чыгу нәтиҗәсендә зыян күргән Вьетнам базары ачыла. Аны төзү инвесторларга 250 млн сумга төшкән. Яңа бинаны бер катлы, уңайлы чыгу юллары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча туры килерлек итеп төзегәннәр. Биредә арендалаучыларның күбесе элеккеге сатучылар, аларның 15%ы гына яңа эшмәкәрләр. Исегезгә төшерәбез: узган елның...
-
Пычак авылында балаларның ялы файдалы уза(+фото)
Пычак авылы клубында балаларның ялын файдалы итеп үткәрүгә зур игътибар бирәләр. Әлеге максатларны күздә тотып, биредә "Без сәламәт яшибез" дигән темага КВН үткәрелде. Соңыннан балалар клуб бакчасында туп белән төрле уеннар уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Пычак авылы китапханәчесе "Республика лентасы" көненә уңаеннан, балаларга лента турында мәгълүмат бирде . "Ватаным Татарстан"...