16 март 2015 яңалыклары
-
Белгечләр Кукмара аграр көллияте студентлары белән очрашты (+ФОТО)
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Арча төбәкара бүлеге хезмәткәрләре Татарстан буенча "Роспотребнадзор" идарәсенең Мамадыш, Саба, Кукмара районнары төбәкара белгечләре белән берлектә Кукмара аграр көллиятендә студентлар белән очраштылар. Анда сүз кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар турында барды, шулай ук "Сәламәт туклануга...
-
Кукмараның тынлы оркестр чыгышына сокланмау мөмкин түгел!
Яратам мин тынлы оркестр уйнавын! Ник дисәң, бер көнлек көйләрдән аермалы буларак, мондый оркестр башкаруында зәвыклы, чын мәгънәсендә үлемсез классик әсәрләр яңгырый. Алардан күңелләр яктырып китә, рух күтәрелә. Кукмарада тәүге тапкыр тынлы уен кораллары ансамбльләренең төбәкара фестиваль-конкурсы уздырылуы хакында белгәч тә сөендем. Исеме дә яңгыравыклы: бакыр ятмаларын эшкәртү белән данлы...
-
Кукмарада юл фаҗигаләрендә тугыз кеше зыян күргән
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның ике аенда районда биш юл-транспорт һәлакәте булган, тугыз кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бер юл һәлакәте теркәлгән. Фаҗигаләргә китергән төп сәбәпләр булып юлның каршы як полосасына чыгу (2 очрак), тиешле тизлекне сакламау (1 очрак)...
-
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
20 мартта, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру уңаеннан, республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм Көне үткәрелә. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район Башкарма комитеты бинасы, 1кат, "бердәм Россия" партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү...
-
“Адмирал” сәүдә үзәге җимерекләре арасыннан МЧС хезмәткәрләре тере песине табып алганнар
Казандагы "Адмирал" сәүдә үзәге җимерекләре арасыннан, янгыннан соң биш көн үткәч, МЧС хезмәткәрләре тере песине табып алганнар. Ул бик курыккан булган, калтыранган. Песине сыйпап тынычландырырга тырышканнар, хәтта психологка күрсәткәннәр. Бичара хайван ашарына биргән ризыкларга үрелмәгән, су гына эчкән. Бу инде коткарылган песиләрнең өченчесе икән. Берсен янгыннан соң ике көн үткәч...
-
Олыяз мәктәбендә “Аҗаган” ярышлары узды
Укучылар иң элек спорт залында төрле ярышларда катнаштылар, соңыннан тауга менү оештырылды. фото: http://bnsh.ucoz.ru/news/zarnica_2010/2010-04-28-29
-
“Олимп”та “АвтоХАН” һәм “АК БАРС иминиятләү төркеме” кубогына хоккей ярышы үтте (+ФОТО)
"Олимп" боз сараенда 1997 елгы һәм алардан яшьрәк командалар арасында "АвтоХАН" һәм "АК БАРС иминиятләү төркеме" кубогына хоккей ярышлары узды. Турнирда Чишмәбаш, Олимп-1, Олимп-2, Зур Сәрдек, Шөн командалары катнашты. 1 урынны - Шөн, 2 урынны - Олимп-2, 3 урынны Чишмәбаш командасы алды.
-
Райондашыбыз Ягъфәр Мостафинны күпләр ПМК-25 һәм МСО оешмаларын җитәкләгән зат буларак белә
Бүгенге көндә эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә дә, райондашыбыз Ягъфәр Мостафинны күпләр ПМК-25( механикалаштырылган күчмә колонна) һәм МСО(механикалаштырылган төзелеш отряды) оешмаларын җитәкләгән зат буларак белә. Ник дисәң, халык өчен башкарган игелекле эшләренең исәбе-саны юк. Райондагы 25 буаны гына алыйк. Барысы да Ягъфәр әфәнде кул астында корылган. Моңа әле үзебезнең генә түгел, күрше...
-
“Исток Агро” агрофирмасында язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде (+ФОТО)
Барлык авыл хуҗалыгы машиналарын 1 апрельгә кадәр хәзерлек сызыгына кую бурычы йөкләнгән иде. Бүгенге көндә тагылма машиналарның күбесе төзекләндерелде. Әмма әле чәчү комплексларын ремонтлап бетерергә кирәк. "Исток Агро" агрофирмасында тагылма машиналар сафка бастырылган, чәчү комплексларының тракторлары да төзек хәлдә. Хәзерге вакытта аларның тагылма агрегатларын ремонтлау бара. Чәчүлек орлык турында кайгырта...