15 октябрь 2019 яңалыклары
-
Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе үзмәшгульләр өчен ярдәм чаралары булдырачак
Кредит алган вакытта процентлар компенсациясе һәм ташламалы микрозаймнар кертү күздә тотыла.
-
Кукмаралылар изге эштән читтә калмыйлар
“Урман атнасы – 2019” һәм “Урманны саклыйк” акцияләре кысаларында Татарстан буенча 300 гектардан артык мәйданда 1,5 миллион төп гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш үсентесе утыртылган. Әлеге изге эштән кукмаралылар да читтә калмады. Балалар һәм укучылар гына түгел, хәтта өлкәннәр дә, бердәм булып, бакчаларга, парк-скверларга, юл читләренә җиләк-җимеш куаклары, декоратив, ылыслы һәм яфраклы агач үсентеләре утыртты
-
2018 елдан соң туган беренче һәм өченче балага бирелә торган түләү турында
Районда ел башыннан беренче балага 50 мең сум күләмендәге түләүне – 68, өченче бала өчен 100 мең сумны 10 ана алган.
-
Кукмара районында Андрей Чернов истәлегенә багышланган традицион ачык ярышлар узды
Ярышларда 8 яшьтән алып 52 яшькә кадәрге 80нән артык кеше катнашты. Ярышлар 1 км, 2 км,3 км дистанцияләрдә уздырылды
-
Юл читендә бер яшьлек кызын калдырган ир-ат суд каршына басты
25 июльдә хатыны белән бәхәсләшкәннән соң, ир бер яшьлек кызын үз автомобилендә алып киткән. Ул баланы Нәҗип Җиһанов урамындагы юл читенә утырта, шуннан соң фотога төшереп, хатынына фотосурәт җибәрә. Әмма хатыны ул фотога әһәмият бирмәгән. Тиздән бала очраклы узып баручылар тарафыннан табылган, алар полиция чакырткан
-
16 октябрьдә Кукмарада су булмый
16 октябрьдә сәгать 9.00дән сәгать 14.00гә кадәр Кукмараның Ломоносов, Титов, Ибраһимов урамнарында, Маяковский, 19да су булмый
-
Абзар эчендә җан биреп яткан ике сарыгын күреп, йөрәгенә тотынды Гөлсем. Аның тынычлыгы югалды (тормыштан алынды)
Шундый этлекләр кабатлана торды. Милиция чакыруның да файдасы тимәде. Гөлсем ачыктан-ачык күршеләреннән шикләнсә дә, тотылмаган – бур түгел. Авыл халкының малы югалуны кешеләр Зөлфәттән күрсәләр дә, аның белән ныклап бәйләнүче булмады. Иренә бик пар килгән усал, шакшы телле Хәмдүнә иренә, урлашуны, караклыкны яраткан ике улына авыл халкыннан сүз тидермәде
-
Чөгендер куасы яман шештән саклый!
Хатын-кызларда онкология чире булмасын өчен, халык табиблары аларга чөгендер куасын эчәргә киңәш итә. Ул шулай ук организмны шлаклардан чистарта. Чүпрәле куас ике-өч тәүлектән әзер була