14 май 2013 яңалыклары
-
Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы министры килде
Бүген районыбызда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән вертолетта район өстеннән әйләнеп, урыннарда кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, ул "Урал" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыр җирлекләре башлыклары белән очрашты. Сүз кыр...
-
Район Башкарма комитетында - яңа җитәкче урынбасары
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары итеп Зарипов Фуат Гариф улы билгеләнде. Ул 1979 елда Саба районының Корсабаш авылында туа, 2002 елда Казан дәүләт төзелеш академиясен тәмамлый. Хезмәт юлын "Средневолжсксельэлектросетьстрой" ачык акционерлык җәмгыятендә төзелеш-монтаж эшләре мастеры булып башлап җибәрә. "Чиста шәһәр" җаваплылыгы чикләнгән ширкәттә инженер-төзүче, "Тепло" оешмасында баш...
-
Коррекция мәктәбендә ни хәлләр бар?
Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә, сәүдәгәр һәм меценатлар Үтәмешевларны дөньяга биргән Мәчкәрә авылында урнашкан коррекция мәктәбе коллективына без шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек. Сүз уңаеннан, коррекция мәктәбе өчен хезмәт итүче әлеге бина Үтәмешевларның йорты булып торган. "Бүгенгә әллә ни мактанырлык эшләребез булмаса да, игътибарга лаеклылары да юк түгел. Укучыларыбыз белән чистарту...
-
Кукмаралылар бәрәңге утырта башлады
Бәрәңге утырту - күп кул көче сорый торган хезмәтләрнең берсе. Иң элек бакчаны әзерләргә кирәк. Элекке бәрәңге бакчаларын көрәк белән казысалар, хәзер әлеге эшне куәтле тракторлар башкара. -Бәрәңгене майның икенче яртысында, туфрак өлгергәч, җирнең температурасы 8 градуска кадәр җылынгач утыртырга кирәк, - диләр белгечләр. - Орлыклык бәрәңгенең күзәнәгенә игътибар итү...
-
Кукмарага җәй килә
ТРның гидрометереология һәм әйләнә-тирә мохит буенча идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 14 майда, Кукмарабызда аяз, кояшлы булачак. Һава температурасы 21-23 градуска кадәр җылыначак. Алдагы ике көндә синоптиклар 25 градус җылылык вәгъдә итә. Атмосфера басымы - 755 миллиметр терекөмеш баганасы. фото: http://hulyaganka.ucoz.ru
-
Кукмарада мотоцикллар белән бәйле өч юл фаҗигасе булды
Бистәбездә мотоцикл, скутерларда җилдерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Әмма һәлакәтләр дә ерак йөрми. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районы территориясендә соңгы ун көн эчендә килеп чыккан фаҗигаләрнең дә икесе - мотоцикл, ә берсе скутер белән бәйле. ...Агымдагы елның 2 мае күз яшьләрсез дә искә төшерерлек түгел....