13 февраль 2014 яңалыклары
-
Сәрдекбаш мәктәбенең озак еллар эшләгән директоры истәлегенә хоккей ярышы була
15 февральдә Сәрдекбаш урта мәктәбендә озак еллар шушы мәктәпне җитәкләгән Мөзәкир Нәбиев истәлегенә 1996 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар командалары арасында хоккей ярышлары була. Башлана 9.00 сәгатьтә. фото: http://deswal.ru/sport_hokkey/800-600/00000379.php
-
Кукмара районы прокуроры: җинаятьчелек район исеменә тап төшерә
Законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча район прокуратурасы эзлекле эш алып бара. Прокурор Минемулла Нәҗипов белән бүгенге әңгәмәбез аларның эшчәнлекләре, районда хокук саклау өлкәсендә булган проблемалар һәм аларны хәл итү өчен күрелгән чаралар турында. -Минемулла Миннерахманович, үткән елга йомгак ясап, прокуратура эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез? -Коллектив зур булмаса да (штатта...
-
Елмаеп-көлеп алыйк (мәзәкләр)
Аптекага даруга кердем, бәяләрне күргәч, үлүең очсызракка төшә" дип уйладым. Юл уңаеннан "Ритуаль хезмәт"ләргә сугылдым, бәяләрне күргәч, кабат аптекага әйләнеп кайттым. *** Кешенең нерв системасы өчен иң зыянлы нәрсә - әкрен эшләүче интернет. *** "Барлык ирләр дә бертөрле" дигән фразаны ирен базарда югалткан кытай хатын-кызы уйлап тапкан. *** Хәбәрче психик...
-
"Сөйгәнемә хат" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле
Үзенең тарихы белән безнең эрага кадәр II гасырга барып тоташучы "Изге Вәли" бәйрәмен билгеләп үтү соңгы елларда аеруча матур традициягә әйләнде. Яраткан кешеңә мәхәббәт сүзләре язылган открыткалар, бүләкләр бирү үзе бер күңелле бит! Гашыйклар көне уңаеннан без дә газетабыз сайтында "Сөйгәнемә хат" дигән бәйге игълан иткән идек. Мәхәббәт хисләре белән...
-
“Орион” хоккей командасы республика ярышында катнашачак
Зона уеннары нәтиҗәләре буенча "Олимп" боз сараеның "Орион" командасы (тренеры Илдар Галиев) "Алтын алка" яшь хоккейчылар клубының 2001-2002 елда туган яшүсмерләр арасындагы республика ярышларының финал өлешенә чыкты. Бәйге 16-19 февральдә Чистай шәһәрендә үтәчәк.
-
Ныртыда укытучыларның район форумы узды
Нырты урта мәктәбендә математика, химия, биология укытучыларының район форумы узды.Әлеге чарада Федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә укыту эшчәнлеген алып бару мәсьәләләре күтәрелде, яңа төр мәгълүмати технологияләр, укыту-тәрбия эшчәнлегенең сыйфатын яхшырту хакында сөйләшенде. Укытучылар биш секциягә бүленеп эшләделәр, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бу хакта район мәгълүмати-методик үзәк методисты Ирина...