12 август 2015 яңалыклары
-
Иске Юмья фермасы тирәсендә салам төялгән трактор арбасына ут каба
7 августта, кичке сәгать җиденче яртыларда, Иске Юмья авылы фермасы тирәсендә салам төялгән трактор арбасына ут каба. Нәтиҗәдә 14 төргәк салам янып көлгә әйләнә, трактор арбасына да зыян килә. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Ирем туйга кадәр үк башканы яраткан
Өйләнешкәннәренә 3 ай булдымы икән, танышым Сәрия аерылышабыз дип шалтырата. Ник дим, аптырап. Әле кайчан гына туйларын гөрләткән идек, югыйсә. - Ул мине яратмый, туйга кадәр үк башка берәүне яраткан, сине кочкан саен шул хатын күз алдымда, ди. Мин болай яши алмыйм, аерылышабыз,- дип үкси үк башлады танышым. Сәрия бу...
-
Районыбызның “Разин” иҗтимагый үзидарәсе республика конкурсында диплом һәм грантка ия булды
Казан Ратушасында "Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында кукмаралылар да бар иде. Районыбызның Валентин Иванов җитәкчелегендәге "Разин" иҗтимагый үзидарәсе дипломга һәм халык белән нәтиҗәле эш алып баруда, иҗтимагый инициатива үсешендә ирешкән уңышлары өчен грантка ия булды.
-
Кукмара районының Аман-Оштырма авылында бер хатын-кыз үз-үзенә ут төрткән
7 августта, көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә, Аман-Оштырма авылында 52 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә ут төртә. Утны әлеге ханымның балалары сүндерә, ул хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев Тырышта яшәүче Гөлмахура Юнысованы юбилее белән котлады
Тырыш авылында яшәүче Гөлмахура Юнысовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчесе, политсовет сәркатибе Сергей Димитриев тәбрикләде, Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
-
Ош.Юмьяда “Мисс-җәй” конкурсы узды
Ош.Юмья авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре "Удмурт кенеш" милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәсенең яшьләр бүлеге белән берлектә "Мисс-җәй" дигән конкурс оештырганнар. Бәйгедә Ош.Юмья, Урта Комар, Салкын Чишмә һәм Кукмара кызлары көч сынашкан. Гүзәл затларыбыз визит карточкасы, сәнгать номеры, аш-су, мода күрсәтү кебек конкурсларда үзләрен сынаган. "Мисс-җәй" титулына Ош.Юмьядан Юлия Михайлова ия булган.
-
Фин технологиясе югары бәяләнде
Узган атнада районыбызда бер төркем чит ил кунаклары - Латвия, Литва, Украина, Казахстан һәм Россия вәкилләрен берләштергән "Ensto" фин компаниясе делегациясе булып китте. Бер генә минутны да электр утыннан башка күз алдына китерә алмый торган заманда яшибез. Профилактика максатыннан ике-өч сәгатькә генә утны өзеп торсалар да, дөнья беткән сыман тоела...