11 апрель 2014 яңалыклары
-
"Ялкын"да мәктәп командалары арасында ярыш узды
"Ялкын" яшүсмерләр клубында Айдар Әминов истәлегенә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча ярышларда 18 мәктәп командасы катнашты. Автомат сүтеп җыю, ату һәм башка конкурслар аша укучылар үзләренең ни дәрәҗәдә хәрби хәзерлектә булуларын күрсәттеләр. Югары сыйныфлар арасында Кукмара гимназиясе, 4нче урта мәктәп, Зур Кукмара урта мәктәпләре призлы урыннарны яуладылар. Ә түбән сыйныф командалары...
-
Моңнар кайтты авылга
Вахит авылының якты, иркен мәдәният йотында "Моңнар кайтсын авылга" дигән фестиваль узды. Бәйрәм "Наза" фольклор ансамбленә йөрүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар һәм яшьләр тарафыннан оештырылган "Бәби туе" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Шулай ук өлкәннәребез, баянга кушылып, бәрмә уен коралларында уйнап, үзләре язган шаян такмакларны да бик оста итеп...
-
Лубян мәктәбе укучылары шигырь яза
Тукайга Бүген сиңа тагын бер кат Башыбызны иябез Бөек Габдулла Тукайны Һәммәбез дә сөябез. Күрәсеңме, тантанага Килгән күпме кунаклар Һәрберсенең йөрәгендә сиңа булган теләк бар. Сез карагыз безгә Һәрбер йөздән Елмаю һәм көлү сибелә Тукай кебек моңлы булырга, Тукай кебек нурлы булырга, Тукай кебек аңлы булырга Сүз бирәбез без сезгә!...
-
Сабантуй бәйрәмен уздыру көннәре билгеле
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы нигезендә быел Сабантуй бәйрәме авылларда 7-8 июньдә, Яр Чаллы шәһәрендә - 12 июньдә, Казанда 21 июньдә үткәреләчәк. фото: http://www.ntgs.ru/club/forum/forum68/topic9185/
-
Инвалид балага каникул вакытында компенсация түләнәме? (сорау-җавап)
-Минем инвалид улым балалар йортында тәрбияләнә. Шунда ук укуын дәвам итә. Җәйге каникулга мин аны өйгә алам, үзем тәрбиялим. Бу айлар өчен мин компенсация ала аламмы? Ольга, Кукмара -Эшләмәүче ана буларак, сезнең инвалид баланы тәрбияләгән өчен бирелә торган компенсацияне алырга хокукыгыз бар. Ләкин ул бала дәүләт учреждениесендә тәрбиядә булган чорда...
-
Канга сеңгән гадәт (Булган хәл)
Аның белән Саклык банкы филиалында очраштык. -Йомыш белән килмәдем. Миңа доллар бәясен белү генә кирәк,- диде 70 яшьләрендәге бу агай, чиратсыз үтәргә теләвен аңлатып. -Акчаң күпме әллә?- дип елмайды берәү. -Күп булмаса да, бераз бар,- дип җавап бирде агай.- Доллар бәясе күтәреләчәк диләр, сумнарны алыштырып каласы иде. Дөресен әйткәндә, мине...
-
"Дуэт" кибетеннән сувенир урлаган райондашларыбызны суд мәҗбүри эшкә хөкем иткән
Гыйнвар аенда ике хатын-кыз А. Һәм Н. Кукмара поселогындагы "Дуэт" кибетеннән 870 сумлык сувенир урлаганнар. Моннан тыш, А. "Ратмир" сәүдә үзәгенең 20нче сату урыныннан 1800 сумлык хатын-кызлар кофтасын "эләктереп" чыккан, дип хәбәр итте район прокуроры Вилнур Кәримов. Кылган җинаятьләре өчен район суды аларның берсен - 300 сәгать, икенчесен 200 сәгать...
-
Кукмаралылар “Ана теле” онлайн мәктәбендә татар телен өйрәнә
Татар телен читтән торып өйрәнергә теләүчеләр өчен узган елның февралендә "Ана теле" онлайн проекты үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүгенге көндә аннан 11 меңгә якын кеше файдалана. Онлайн-мәктәпкә дөньяның теләсә кайсы почмагыннан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тоташып, татар теленә өйрәнергә мөмкин. Әлеге яңалыктан кукмаралылар да читтә калмады. Татарча бөтенләй сөйләшә белмәүчеләр...