10 март 2015 яңалыклары
-
Кукмара 4нче урта мәктәбендә ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды (+фото)
Кукмара 4нче урта мәктәбендә ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Бәйрәмгә 26 ветеран - тыл хезмәтчәне чакырылган иде, аларның нибары 12се генә бәйрәмгә килә алды. Өлкәннәрне поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин, ТОС "Разинское" рәисе Валентин Иванов, район хәрби комиссары Равил Гафиев, мәктәп директоры...
-
Коточкыч авариядә өч кеше үлгән (+ФОТО)
Татарстанның Әлмәт районы Казан-Оренбург юлының 236нчы чакрымында коточкыч юл фаҗигасе була. Авариядә өч кеше һәлак була, һәлакәт 8 март төнендә була. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге хәбәр итә, дип яза prokazan.ru. Алдан фаразлар буенча 25 яшьлек 99 модельле "Лада" шоферы зур тизлектә юлның каршы як...
-
“Урал” һәм “Рассвет” хуҗалыклары хезмәткәрләре шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгыта
"Урал" һәм "Рассвет" хуҗалыклары шунда хезмәт куючыларның һәм лаеклы ялга киткән ветераннарның саулыгы турында кайгыртуга зур игътибар бирәләр. Күптән түгел бер төркем пенсионерлар һәм белгечләр Киров өлкәсенең "Түбән Ивкино" шифаханәсендә ял итеп кайтканнар. Хәзерге вакытта механизаторлар һәм терлекчеләрнең бер төркеме Удмуртиядәге Варзи-Ятчи шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгыта. фото: http://kurort-servis.ucoz.ru/index/udmurtija/0-69
-
22 мартта Кукмараның барлык сайлау участокларында референдум узачак
22 мартта районның барлык сайлау участокларында гражданнарның үзкертемнәренә кагылышлы сораулар буенча референдум үткәреләчәк. Үз җирлеге территориясенә аерым бер максат өчен билгеле бер суммада акчалата өлеш чыгарырга әзерме - референдумда һәр җирлек халкы әнә шул сорауга җавап бирергә тиеш. Кукмара поселогында үткәрелгән җыеннарда да 200әр сум күләмендә үзара салым җыю турында...
-
Кукмара укучылары Мамадышта узган фәнни-гамәли конференциядән призлы урыннар белән кайттылар
Мамадышта икенче республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Анда район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты. Чарлы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Вадим Новокшонов, Ядегәр урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илнар Биккинин, күппрофильле лицейның 11 сыйныф укучысы Алина Рәхимҗановалар - беренче, ә күппрофильле лицейның 7 сыйныф укучысы Алина Галиева икенче урынны...